Әлфия Авзалова сыны барлыкка киләчәк
Татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың сынын Казанда ул җирләнгән Яңа Бистә зиратында урнаштыру каралган. Бу хакта матбугат очрашуында журналистларга аның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова җиткергән. «Һәйкәл 20 сентябрь иртәнге сәгать 10да әнинең кабере өстендә куелачак. Әлегә аның нигезе генә урнаштырылган. Скульптура авторы – Фәнил Вәлиуллин», – дип белдергән ул.