Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлфия Авзалова сыны барлыкка киләчәк

Татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың сынын Казанда ул җирләнгән Яңа Бистә зиратында урнаштыру каралган. Бу хакта матбугат очрашуында журналистларга аның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова җиткергән. «Һәйкәл 20 сентябрь иртәнге сәгать 10да әнинең кабере өстендә куелачак. Әлегә аның нигезе генә урнаштырылган. Скульптура авторы – Фәнил Вәлиуллин», – дип белдергән ул.

Зөлфия ханым әйткәнчә, һәйкәлнең нинди булырга тиешлеге хакында әнисе дә әйтә торган булган. Ул – сәхнәдә басып торучы җырчы образы. Шәригать нигезендә кабер ташында сын урнаштыру тыелса да, Нигъмәтҗанова әйтүенчә, алар Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән киңәшләшкән. Зөлфия ханым сүзләренчә, Равил хәзрәт үз хәер-фатихасын биргән, «Әлфия апа халык кешесе иде, шуңа күрә аңа барысы да ярый», – дигән.
«Казан үзәгендә дә һәйкәл булырмы?», – дигән сорауга Зөлфия ханым: «Бәлки «Салават күпере» торак комплексы зураеп, башкаланың уртасына әверелгәч, булыр», – дип шаяртты. Билгеле булганча, Әлфия Авзалова исемен Казан үзәгеннән 20 чакрым читтә урнашкан урамга биргәннәр иде, шунда ук Илһам Шакиров проспекты да бар. «Сезнең үзегезнең әниегез исемен йөрткән урамда булганыгыз бармы?» – дигән сорауга Нигъмәтҗанова: «Бер көнне машинага утырып бардык «Салават күпере»нә, тик таба алмадык, навигатор нишләптер күрсәтмәде», – дип җавап биргән. Бу хакта matbugat.ru сайты яза. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев