Арсений – бөтенроссия конкурсы җиңүчесе
Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе укучысы Арсений Исаев быел апрель аенда үз проекты белән Санкт-Петербург шәһәрендә үткән «Әгәр мин Президент булсам» дигән бөтенроссия конкурсында катнашкан иде. Бәйге ул вакытта мәктәп укучылары белән беррәттән колледжлар һәм югары уку йортлары студентларын да җыйды.