Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Арсений – бөтенроссия конкурсы җиңүчесе

Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе укучысы Арсений Исаев быел апрель аенда үз проекты белән Санкт-Петербург шәһәрендә үткән «Әгәр мин Президент булсам» дигән бөтенроссия конкурсында катнашкан иде. Бәйге ул вакытта мәктәп укучылары белән беррәттән колледжлар һәм югары уку йортлары студентларын да җыйды. 

 Конкурс өч айга якын дәвам итте һәм төрле яшьтәгеләр өчен дүрт юнәлештә – эссе, рәсем ясау, видеоролик һәм проект номинацияләре буенча барды. Мәктәп укучылары һәм студентлар мәгариф, сәламәтлек саклау, цифрлы икътисад, социаль тармак, сәясәт темаларына үз эшләрен тәкъдим иттеләр. 
Арсений үз проектын ил өчен иң актуаль проблемаларның берсенә – экологиягә багышлаган иде.
– Мин каты көнкүреш калдыкларын сортларга бүлеп җыю өчен урамнарга аерым контейнерлар кую, ә җитештерү предприятиеләренең һаваны һәм туфракны пычратуыннан саклану өчен чистарту җайланмалары урнаштыру мәсьәләләрен күтәрдем. Шулай ук чүпне сортларга аеруны бизнес өчен мәҗбүри итеп кую, таләп үтәлмәсә, штраф санкцияләре кертү турында әйттем, – ди Арсений. 
 Беренче турдан Арсений катнашучы сертификаты алып кайтты. Кабат чыгыш ясарга чакырылучылар рәтендә аның исеме юк иде. Ә инде июнь аенда әлеге бәйгене оештыручылар Арсенийга шалтыратып ни өчен аның йомгак ясау һәм бүләкләү турына килмәве белән кызыксынгач, аның гаҗәпләнүенең чиге булмады. Оештыручылар Арсенийга «Проект» номинациясендә беренче урынны алуын һәм диплом белән бүләкләрне почта аша җибәрәчәкләрен әйттеләр. 
Чыннан да, бүләкләре Арсенийны эзләп тапты. Шушы көннәрдә ул күптән көтелгән посылка алды. Арсений беренче дәрәҗә лауреат дипломы, планшет, смарт-сәгать, китап һәм 2020 елда Владивосток шәһәрендә узачак «Океан» бөтенроссия балалар үзәгендә профильле сменада катнашу хокукы бирүче сертификат алды. 
Арсенийны конкурста катнашу өчен Шилнәбаш мәктәбенең югары квалификацияле педагогы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Корнилова әзерләде. 

Татьяна КАЛУГИНА,
Шилнәбаш мәктәбе директоры. 

Фото Шилнәбаш мәктәбеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев