Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Инвалидларны караучыларга түләү арта

Сорау: Мин балачактан беренче группа инвалид баланың әнисе. Улымны карау буенча бирелә торган акчаның күләме артырмы?

Җавап: 2019 елның 1 июленнән РФ Президенты Указы (№ 95, 7.03.2019 ел) үз көченә керә. Аңа нигезләнеп, РФ Президентының «Балачактан беренче төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны караучыларга бирелә торган айлык түләүләр турында»гы Указына да (№ 17595, 26.02.2013 ел) үзгәрешләр керә. 
Әлеге документ нигезендә, балачактан беренче төркем инвалидларны караучыларга һәм инвалид балаларның әти-әниләренә (уллыкка яки кызлыкка алучыларга) яки опекунга айлык түләү 5500 сумнан 10000 сумга кадәр күтәрелә.
Акчаны яңа күләмдә алу өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итеп тору кирәк түгел, ул автомат рәвештә исәпләнә.
Акча һәр инвалид баланың эшкә яраклы әтисенә яки әнисенә (уллыкка яки кызлыкка алучыга) яки опекунга карау чорына билгеләнә. Бу чор иминият стажына керә һәм һәр ел өчен 1,8 пенсия баллы исәпләнә. Бу эшләмәүче затка пенсиягә хокукларны рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. 
Әгәр беренче төркем инвалидны яки инвалид баланы караучы эшкә урнаша яисә мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса икән, аңа соңга калмыйча пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк. Түләү эшкә кергәннең киләсе аенда туктатыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев