Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиягә өстәмә

Тукай районында 800дән артык кеше пенсияләренә өстәп акча ала башлады. Болар керемнәре регионда билгеләнгән яшәү минимумыннан ким булган гражданнар. Татарстан Республикасында ул күрсәткеч 2019 елда 8232 сум тәшкил итә. 

Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, пенсионерның акчасы башта яшәү минимумына җиткерелә, аннары, шуңа өстәп, пенсиягә һәм ЕДВга индексация түләнә. Башкача әйткәндә, яшәү минимумына хәзер һәрвакыт индексация акчасы өстәлеп барачак.
Үзгәрешләр эшләмәүче пенсионерларга – иминият пенсияләре яки дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләр алучыларга (социаль пенсияләрне дә кертеп) кагыла. Болар – өлкәннәр, инвалидлар, туендыручысын югалткан өлкәннәр һәм балалар. Аларга 2018 елның 31 декабреннән федераль социаль түләү билгеләнгән булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев