Район гимны күңелемне кузгатты
Район Сабантуенда алган тәэсирләремнең иге-чиге булмады. Ярый әле барганмын дип сөенеп кайттым. Бәйрәмдә алган шатлык хисләрем, дәрт-дәрманым миңа бер ел буе йөгереп йөрерлек көч биреп кайтарды. Ничекме?.. Мин бит шагыйрә, җырлар иҗат итәм, күп кенә җырларым көе белән бергә туа. Ә хисле кешене дулкынландыру ул диңгез өсте белән бер. Талгын җилдә изри, уйнаклый, ялтыр-йолтыр итә, күктә әкрен генә агылган болытларны тибрәтә, ә давыл кубып җилли башласа, табигать гарасатларыннан да көчлерәк.