Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоцикл гына димәгез...

Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан район территориясендә «Мотоцикл» операциясе үткәрелә. Ул сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Операция барышында мотоциклда йөрү кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган инде. Алар – йөртү таныклыгы булмау, исерек килеш руль артына утыру, мотоциклның теркәлмәгән булуы, документларсыз йөрү, шлемсыз йөрү. Мотоциклга утырып чыгып китүне кайберәүләр уен эш кенә дип карый, ләкин ваемсызлык шактый җитди фаҗигаләргә китерә – йөртүчеләр шуны онытмасыннар иде. Шлем киюгә җитди карамаучылар да күп. Ә бит аны кию мотоциклчыларны, скутерчыларны, мопедчыларны баш җәрәхәтләре алудан, үлемнән коткаруның нәтиҗәле чарасы. Шлем травма алу куркынычын якынча 70 процентка, үлем куркынычын 40 процентка киметә. Һәлакәтләр вакытында ике тәгәрмәчле транспортта баручылар автомобильдә баручыларга караганда күпкә җитдирәк җәрәхәтләр алалар. 
Административ штрафлар да аз түгел. Ике тәгәрмәчле транспорт чарасына йөртү таныклыгың булмаган килеш утырсаң – штраф 15 мең сум, мотоцикл штрафстоянкага алына. Исерек килеш рульгә утыру 30 мең сум штрафка һәм 1,5 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителүгә китерә, документсыз йөрсәң – 500 сум, транспортны теркәмичә йөрсәң 800 сум штраф салына.
Район автоинспекциясе мототранспорт хуҗаларын юлларда аерата сак булырга чакыра. Тизлек режимын саклау, маневрлар вакытында юл йөрү кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев