Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Ана капиталын йорт төзелешенә тотарга буламы?

Сорау: Тукай районында йорт төзергә телибез. Төзелешкә ана капиталын кертү өчен пенсия фондына нинди документлар тапшырырга кирәк?

Җавап: Торак йорт төзегәндә ана капиталы акчаларын түбәндәге очракларда файдаланырга була:
– кредит рәсмиләштерелгәндә. Бу очракта акчаны балага өч яшь тулганчы алырга һәм займның төп бурычын һәм процентларын түләүгә тотарга мөмкин. Аның өчен паспорт, кредит килешүе, кредитор белешмәсе, йорт төзелешенә уведомление кирәк;
– кредит рәсмиләштерелмәгәндә. Бу вакытта акчаны бала өч яшен тутыргач кына файдаланырга мөмкин. Монда, төп документлардан тыш, шәхси торак төзелеше объекты торгызылуны раслаучы документларны (төзелешкә рөхсәтнең күчермәсен, төзелеш подряды килешүе күчермәсен) алып килү шарт.
Ана капиталы акчаларын подряд оешмасын җәлеп итмичә, үз көчең белән йорт төзегәндә яки реконструкцияләгәндә кулланырга мөмкин. Бу вакытта акча сертификат хуҗасының банктагы исәп-хисап счетына күчерелә. Акчаның бер өлеше (ләкин ул 50 процентыннан да артыгы булырга тиеш түгел), төзелешкә рөхсәт бирүче документ нигезендә, башлангыч этапта ук бирелә. Калган өлешен күчертү өчен сертификат хуҗасы пенсия фондына төзелеш яки реконструкция баруын раслаучы документ алып килергә тиеш була. 
Моннан тыш, ана капиталы акчаларын үз көчең белән төзегән яки реконструкцияләгән йорт чыгымнарын компенсацияләү өчен дә файдаланырга була. Ләкин шунысы бар: милеккә хокукның 2007 елның 1 январеннан соң теркәлгән булуы шарт.
Документларның тулы исемлеге Россия пенсия фондының рәсми сайтында (www.pfrf.ru) урнаштырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев