Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район гимны күңелемне кузгатты

Район Сабантуенда алган тәэсирләремнең иге-чиге булмады. Ярый әле барганмын дип сөенеп кайттым. Бәйрәмдә алган шатлык хисләрем, дәрт-дәрманым миңа бер ел буе йөгереп йөрерлек көч биреп кайтарды. Ничекме?.. Мин бит шагыйрә, җырлар иҗат итәм, күп кенә җырларым көе белән бергә туа. Ә хисле кешене дулкынландыру ул диңгез өсте белән бер. Талгын җилдә изри, уйнаклый, ялтыр-йолтыр итә, күктә әкрен генә агылган болытларны тибрәтә, ә давыл кубып җилли башласа, табигать гарасатларыннан да көчлерәк.

Ул көнне дә шулай булды. Матур гына итеп мәйданны урап йөргәндә, колагыма үзем иҗат иткән, бик тә якын музыка – район гимны ишетелде. Беркемне дә кабатламый торган тавыш – райондашыбыз, җырчы Рәфыйк Салиховның көчле, җаннарны актара торган аһәңе яңгырады. Мин, аңыма килеп, тиз генә кулыма телефонны алдым, бу мизгелне мәңгеләштерергә тырыштым... Ә үзем бөтен көчемә мәйдан яңгыратып җырлыйм, райондашларымның авазына кушылам... Гимн тынгач та халык дәррәү күтәрелеп алкышлады. Менә бит ул халык күңеле. Димәк, аны халык кабул итте. Иң кинаяле тәнкыйтче дә, иң бөек галим дә – халык галиҗанәпләре. 
Инде бу гимнның туу тарихына килсәк, бу әсәр тик торганнан, тигез урында гына тумады, әлбәттә. Ул күңел түремнән чыкты. Бу 2014 елның 26 апреле – Тукаебыз туган көн иде. Мин район күләмендә уздырылган Тукай көннәреннән илһам алып кайттым. Ул вакытта китапханәләр челтәрендә эшләүче Гүзәл Адисовна да: «Рәзинә апа, без бит бөек исем йөртәбез, районның үз гимны булырга тиеш», – дип күңел учагыма ут атты. Мин шуннан соң: «Бөек Тукай исемен аклап, яши халкым үрләр яулап. Кырлай ягы – дәверләрдә, туган телем – күңелләрдә», – дип, марш тибындагы көй белән җырлап йөри башладым. Сүз белән музыка тәңгәл килеп бергә туды. 
Бу җырымны кемгәдер тыңлатасым килде һәм мин аны Әҗмәкәй авылында яшәүче, бик күп танылган җырлар авторы, заманында Салават Фәтхетдиновның музыканты булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Низамовка алып бардым. «Илдус абый, мин район гимны яздым», – дим. Ә ул көлемсерәп: «Рәзинә, ул гимн түгелдер, җырдыр, гимн ул бөтенләй башка рухта яңгырый торган көчле әсәр була», – ди. Ә игътибар белән җырымны тыңлаганнан соң: «Гимн икән шул!» – дип куйды.
Мин бу турыда ул вакытта район мәдәният бүлеген җитәкләгән Алсу Арслангалиевна белән киңәшләштем. Гимнның көе дә, сүзе дә аңа да бик ошады. Күп тә үтмәде, Илдус Низамов гимнга аранжировка язды. Нәкъ менә ул куйган музыкаль ноталар гимнны тетрәндергеч көчле итте дә инде. 
Җырны район һәвәскәрләре шул елның Сабантуена әзерләп җиткерделәр. Бу җырны әзерләүдә районыбызның оста гармунчысы Зөфәк Галләмовның өлеше әйтеп бетергесез зур булды. Шуңа да гимнга кемнең көче кергән – барысына да бик тә рәхмәтле мин. Әлбәттә инде, оештыру эшләренең башында мәдәният идарәсе башлыгы Алсу Җаббарова торды.
Гимнга бөек җырчыбыз Винера Ганиеваның биргән бәясе дә колагымда яңгырап тора: «Тукай көннәрендә Казан урамнарында яңгыратырлык», – дигән иде ул. Әллә сүзләрен бераз үзгәртеп яңгыратыйкмы дигән фикергә дә килгән идек тә, юк инде, бу бит минем район гимным, газиз туган туфрагымның җыры дип, бу уйдан баш тарттым.
Инде менә, шөкер, җыр шытты, чәчәк атты. Ул – халыкныкы. Мин аны кош итеп очырдым да, район чараларының кайсында гына яңгыраса да, шул кошымның кайтавазын тыңлыйм. 
Ә шулай да минем бер теләгем бар: бу гимн беркайчан да онытылмасын, гасырлар буе халык күңелен патритотик рухта тәрбияләсен дисәк, без аны рәсми рәвештә кабул итәргә тиешбез дип уйлыйм. Бу була торган гамәлдерме, анысы миңа караңгы, бу минем тудырган моңымны яклау инстинктыдыр бәлки, белмим, әмма гимн яшәргә тиеш. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев