Тукайлылар стратегиясе – республикага үрнәк
Тукай районында авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын үстерүгә кагылышлы зона семинары үтте. Анда республиканың Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнарыннан – барысы 250 авыл җирлегеннән килгән вәкилләр катнашты. Семинарда җирлек башлыклары Тукай районының заманча технологияләр кулланып эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар, Иске Җирекледә яңа ачылган паркны карадылар. Соңыннан «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин һәм республика министрлыклары вәкилләре катнашында пленар сессия узды.