Фаил Камаев: «Круглое Поле поселогы йөзү үзәгенә әйләнер дип ышанам»
Чәршәмбе көнне Круглое Поле поселогы халкы һәм, гомумән, барлык тукайлылар өчен тарихи вакыйга булды – поселоктагы парк янындагы мәйданчыкта республика программасы кысаларында төзелгән ябык бассейн ачылды, аңа «Акчарлак» дигән исем бирелде. Районда моңа кадәр бассейннар юк иде, бу беренчесе булды. Әйтеп үтәргә кирәк, бу көнне республиканың тагын алты районында – Мамадышта, Югары Осланда, Теләчедә, Түбән Камада, Питрәчтә һәм Кама Аланы бистәсендә нәкъ шундый типтагы бассейннар куллануга тапшырылды.