Гадәти булмаган батырлык
Безнең авылда Гарифулла Зиннәтуллин дигән кеше бар иде. Ул сугыштан кайткач, күп еллар дәвамында балта эшендә йөрде, буралар бурады, өйләр салды. Бураны гадәттә дүрт кеше бурый, чөнки озын һәм юан бүрәнәләрне ике очыннан да икешәр кеше күтәрергә кирәк. Ә Гарифулла командасы бура бураганда һәрвакыт өч кенә кешедән торды, агачның нечкә башыннан ике иптәше күтәрсә, юан башыннан берүзе тотты. Ул үтә дә көчле, хәрби офицерлар кебек төз, матур гәүдәле, бер метр да 75 см чамасы буйлы, чибәр кеше иде.
Сугыштан кайтканда, аның күкрәген ике орден бизәсә, 1950-54 елларда аңа тагын ике орден кайтты. Ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек батырлыклар эшләгән булган. Тик барлык югары хәрби җитәкчеләр дә шул бәрелештә һәлак булганнар. Ә герой исеменә фәкать югары хәрби җитәкчеләр генә тәкъдим итә ала. Ничек кенә булмасын, дүрт орден белән бүләкләнгән икән, димәк, аның батырлыгы геройныкына тиң булган. Ә менә аңа бирелгән беренче орден гадәти булмаган батырлык күрсәткән өчен булган. Һәм мин әнә шуның тарихын язып үтмәкче булам да.