Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларның күңелләре булды

«Библиосумерки – 2018» бөтенроссия акциясе кысаларында Теләнче Тамак авылының китапханәсендә «Безнекеләрне укы – безнекеләрне бел!» дип исемләнгән чара узды.

Китапханә мөдире Фәния Мөхәммәдиева балаларга китап укуның әһәмияте, мавыктыргыч, зәвык белән эшләнгән китаплар турында сөйләде. Моннан тыш, хәзерге заман татар балалар язучылары һәм аларның әсәрләре турында презентация, Асия Юнысованың «Алкалы чәчәкләр» китабына буктрейлер күрсәтелде. Балалар, үз чиратында, татар шагыйрьләренең кызыклы шигырьләрен сөйләделәр, уеннарда да актив катнаштылар. 
«Балаларга – яхшының да яхшысы» китап күргәзмәсе белән танышканнан соң, Сөмбел Гаффарованың «Чынга ашачак хыял» әкияте буенча сәяхәт оештырылды. Чара ахырында китап тасмасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар бу очрашудан бик канәгать калдылар. Чөнки ул бик тә кызыклы һәм файдалы үтте. Шуны әйтергә кирәк, балалар өчен хәзерге заман татар язучылары китаплары якты, төсле буяулар белән эшләнеп, сабыйларны сихри дөньяга алып кереп китәләр. Менә шундый матур һәм эчтәлекле китапларны балалар, әлбәттә, белергә, күрергә һәм укырга омтылырга тиеш. Бу китапханәчеләрнең зур бурычы.
Чара ахырында Теләнче Тамак авылы балалары өчен махсус мастер-класс үткәрелде.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якты юл Тукай районы библиосумерки