Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гадәти булмаган батырлык

Безнең авылда Гарифулла Зиннәтуллин дигән кеше бар иде. Ул сугыштан кайткач, күп еллар дәвамында балта эшендә йөрде, буралар бурады, өйләр салды. Бураны гадәттә дүрт кеше бурый, чөнки озын һәм юан бүрәнәләрне ике очыннан да икешәр кеше күтәрергә кирәк. Ә Гарифулла командасы бура бураганда һәрвакыт өч кенә кешедән торды, агачның нечкә башыннан ике иптәше күтәрсә, юан башыннан берүзе тотты. Ул үтә дә көчле, хәрби офицерлар кебек төз, матур гәүдәле, бер метр да 75 см чамасы буйлы, чибәр кеше иде. Сугыштан кайтканда, аның күкрәген ике орден бизәсә, 1950-54 елларда аңа тагын ике орден кайтты. Ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек батырлыклар эшләгән булган. Тик барлык югары хәрби җитәкчеләр дә шул бәрелештә һәлак булганнар. Ә герой исеменә фәкать югары хәрби җитәкчеләр генә тәкъдим итә ала. Ничек кенә булмасын, дүрт орден белән бүләкләнгән икән, димәк, аның батырлыгы геройныкына тиң булган. Ә менә аңа бирелгән беренче орден гадәти булмаган батырлык күрсәткән өчен булган. Һәм мин әнә шуның тарихын язып үтмәкче булам да.

Алар батальонда биш разведчик булалар. Ике як та оборонага күчә, һөҗүмнәр берничә көнгә тукталып тора. Барлык разведкалар да шуны раслый: немецлар ниндидер яңа операциягә әзерләнә, ике урында зур көч туплыйлар. Моны ачыклау өчен ничек тә булса «тел» алып кайтырга кирәк була. Әнә шул максат белән Гарифулланың өч иптәше разведкага китә. Алар төнлә яки икенче көнгә иртәнгә кайтырга тиеш булалар. Тик иртәнгә дә, икенче көнне кичкә дә, хәтта өченче көнгә иртәнгә дә кайтмыйлар. Засадага эләкмәделәрме икән дип борчылалар. Гарифулла белән иптәше алар артыннан барырга сорап та карыйлар, ә комбат рөхсәт бирми. Кайтмаулары озакка киткәч, рөхсәт итә, тик Гарифулланың үзенә генә. Ул автомат һәм пистолет белән кораллана һәм иптәшләреннән калган соңгы бер гранатаны да ала.
Куаклар арасыннан дүрт-биш чакрымлап баргач, тирә-юньне күзәтеп карый. Бар да тыныч. Юлга якын гына бер зур куаклык кырыена килә. Монда яшеренергә дә була, өстәвенә, окоп хезмәтен башкарырлык бер чокыр да бар. Шул куак артына яшеренә Гарифулла.
Менә озак та үтми, алда өч шәүлә күренә. Ул аларны иптәшләре дип белеп, чактан гына чыкмыйча кала. Игътибар белән караса, болар – немецлар. Бераздан зур гәүдәлесенең офицер икәнлеге дә ачыклана. Гарифулла шунда ук планын да кора: немецлар куак турысына килеп җитү белән автоматтан ут ачарга, ничек тә офицерны исән калдырырга. Бераздан артта тагын ике немец солдаты күренә, берсе эт җитәкләгән. «Эх, тагын бер иптәш булса!» – дип уйлый Гарифулла. Юк шул! Аңа бер ялгызы сугышырга туры киләчәк.
Алдагы өч немец, туктап, ике иптәшен көтеп алалар да, нәрсә турындадыр сөйләшкәч, кузгалалар. Алар куак турысына җитү белән Гарифулла автоматтан ут ача. Икесе егыла. Этне җибәрәләр, анысын да юк итә. Менә уңайлы форсат: офицер читтәрәк, ә ике солдат бергә. Гарифулла бер солдатка төбәп курокка басса, автоматта пулялар беткән була. Ул пистолетын алып ата башлый. Солдатның берсе егыла. Икенчесенә атыйм дигәндә, пистолетта да патрон бетә. Ә ике немец якын ук киләләр. Башка чара калмый, гранатасын ыргыта да чокырга чума Гарифулла. Шартлау тавышы тынгач, торыйм гына дигәндә, аның башына бер уй килә: «Әгәр ике немецның берсе генә исән калса да, ул мине атып үтерәчәк я әсир итеп алачак». Ул тиз генә бер җиңен сызганып беләген тешләп ала. Аккан барлык канны күкрәгенә сөртә бара. Шулай итеп, ул «күкрәге яраланган» солдатка әйләнә. Җиңен төшереп өлгерүгә, аның каршына пистолетын төзәп әзмәвердәй немец офицеры килеп баса. Ул Гарифуллага: «Коралыңны ташла!» – дип кычкыра. Гарифулла кырында яткан автоматын һәм пистолетын күрсәткәч, немец аңа торырга боера. Ә Гарифулла «яралы күкрәген» күрсәтеп: «Мин ранен, үтер мине, капут ит», – ди. Офицер усал тавыш белән тагын торырга куша. Гарифулла да бөтен көченә: «Ат, кабәхәт! Мине капут ит!» – дип кычкыра, яралы күкрәген күрсәтә. Ә офицер нидер мыгырдый. Мөгаен, мин сине үтермәм, син миңа исән килеш кирәк, дигәндер инде. Гарифулла да күңеленнән: «Кем кемгә исән килеш кирәктер бит әле», – дип уйлап куя. Немец аның каты яралануына тәмам ышангач, култыклап торгызыша, аннан үз якларына таба алып китә башлый. Гарифулла башта сөйрәлә, бераздан ике аягына да тезләнә. Көчле була шайтан немец, шул көе байтак сөйри. Бераздан хәл алырга туктый. Тик пистолетын кулыннан төшерми. Ял итеп алгач, ул Гарифулланы бастырып куя да, бер кулы белән үзенең муеныннан кочаклатып, култык астына кереп атлый башлый. Гарифулла карышмый, тик әкрен атлый. Ә немец шуңа да канәгать. Шулай бераз баргач, Гарифулла немецны кочаклаган кулы белән аның муенын бөтен көченә кыса. Немец буылып гырылдый башлый. Гарифулла аңа пистолетын ташларга боера. Теге ташламый. Шуннан ул аның муенын тагын да ныграк кыса. Ташлый пистолетын. Шуннан Гарифулла, немец муеныннан кулын алмыйча, аны үзебезнең якка алып китә. Бераз баргач, тиз генә йөзтүбән каплап сала да, өстенә менеп утыра һәм кулларын артка каерып бәйли. Аннан торгыза да, үзебезнең якка алып китә. Озак бармый немец, чыгымчылый. Бераз баргач, бөтенләй туктый, як-ягына карана, иптәшләре килеп чыгуына өметләнә. Ә Гарифуллага һәр секунд кадерле, алай-болай немецлар килеп чыкса, аларга каршы тору түгел, үзен сакларлык та бер коралы да юк. Ул шундый карарга килә: «Әгәр болай да тыңламаса, хәлдән тайдырганчы кыйнарга да, сөйрәп алып кайтырга». Гарифулла үзенең зур йодрыгын немецның борын төбенә китерә дә, ачу белән: «Атламасаң, немец капут», – ди. Үләсе килми тегенең, атларга мәҗбүр була. Шулай итеп, ул аны исән килеш алып кайтып җиткерә. Сорау алгач, аның «зур кош» икәнлеге ачыклана, тентү вакытында булачак операциянең план-картасы да табыла. Немецлар ике урынга тупланган зур көч белән яңадан өч көннән һөҗүмгә күчәргә тиеш булалар. Бу турыда шунда ук полк һәм дивизия командирларына хәбәр ителә. Ашыгыч рәвештә киңәшмәгә җыелалар. Киңәшмә нәтиҗәсе шундый: немецларның мондый көченә каршы тора алмаячакбыз. Шуңа күрә вакытны отарга, ягъни немецлар һөҗүменә кадәр бер көн алдан һөҗүмгә күчәргә. Моны фронт командующие да хуплый. Һөҗүмгә хәзерлек башлана: артиллерия китерелә, танклар һәм самолетлар арттырыла...
Таң алдыннан артиллерия ут ача, ул туктауга самолетлар бомба яудыра башлый. Утлы гарасат эчендә каушап һәм куркып, дошман ашыгыч рәвештә чигенә-кача башлый. Ул арада безнең танклар килеп җитә. Немецлар техникасының да, солдатларының да күпчелеге әсир алына. Операция үтә уңышлы тәмамлана.
Ә Гарифуллага «яралы солдатка» әйләнеп, коралсыз көе кораллы офицерны әсир итеп алудагы гадәти булмаган батырлыгы өчен орденны полк командиры үз кулы белән тапшыра. Дошманның үтә мөһим серен ачудагы батырлыгы өчен аны Сталин һәм фронт командующие исеменнән берьюлы ике рәхмәт хаты белән бүләклиләр. Шушы вакыйгадан соң Гарифуллага (аны Гариф дип йөрткәннәр) сержант дәрәҗәсе биреп, полктагы разведгруппаның командиры (отделение командиры) итеп билгелиләр. Ул бик күп мөһим операцияләрдә катнаша. Икенче орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ә Җиңү көнен Берлинда каршылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү Тукай районы