Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Ураза Аллаһ ризалыгы өчен тотыла

Бу көннәрдә мөселман дөньясы изге Рамазан аен – ураза вакытын каршы алырга, аны хәерле гамәлләр белән уздырырга әзерләнә. Рамазан ае 15еннән 16 нчы майга каршы төннән башлана. Беренче тәравих намазы мәчетләрдә 15 май көнне кояш баткач укыла һәм 16 май көнне мөселманнар уразага керә. Ягъни таң беленгәнче ашау-эчүне тәмамлап, бары кояш баегач кына авыз ачарга була. 

Иртәнге ашны ашау – сәхәр була, ә кичке ашны ашау – ифтар (авыз ачу) дип атала.
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр». Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Авыз ачканнан соң, ифтар вакытында гарәпчә: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү», һәм татарча: «Йә, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, Үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», – дип дога кылына.
Ахшам керү белән авыз ачып, намаз уку сөннәт гамәлләрдән санала.

Ураза өчен 3 гамәл фарыздыр: 
ният; ашау-эчүдән тыелу; җенси якынлыктан тыелу

Түбәндәге гамәлләр уразаны боза:
Борчак кадәрле булса да ризык йоту
Борчак кадәрле генә булса да су йоту
Дару кабул итү
Җенси якынлык кылу

Уразаны үз ирке белән бозган кеше каза кылырга һәм йолымын түләргә тиеш. Йолым бер колны азат итүдән гыйбарәт. Мөмкинчелеге булмаса, 60 көн тоташтан ураза тотар. Әгәр 60 көн ураза тотарлык хәле булмаса, 60 фәкыйрьне ашатыр.

Түбәндәге эшләр уразаны бозмас:
Ялгышлык белән, уразада икәнне онытып ашау, эчү һәм якынлык кылу
Авызга бөҗәк, яңгыр тамчысы, кар бөтеге, тузан, төтен керү, ялгышлык белән йотылу, төкерек йоту, теш арасында кысылып калган ризык бөртеген йоту
Таң вакыты кермәде дип уйлап, таң вакыты кергәч ризык кабул итү
Ахшам вакыты җитте дип ялгышып, ахшамгача авыз ачу

Бу гамәлләрне кылган кеше, исенә төшү белән, ризыгын кире чыгарыр, авызын чайкар һәм уразасын дәвам итәр. Аның уразасына Аллаһ рәхмәте белән хилафлык килмәс.

Әхмәтхади Максудиның «Гыйбадәт-әл-Исламия» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза дин ислам Якты юл