«Патриот» музеендагы тарихи экспонатлар белән таныштылар
Шушы көннәрдә Кнәз авылы мәктәбенең V сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Светлана Гончарова белән «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар. Укучылар канкойгыч Бөек Ватан, Чечня, Әфган сугышларыннан ук калган тарихи экспонатлар белән таныштылар. Аларның игътибарын аеруча да хәрби кораллар, безнең гаскәрләрнең хәрби карталары, якташ-геройларыбызның фотосурәтләре, аларның медаль-орденнары, хәрби киемнәре, өчпочмаклы солдат...