Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырларың онытылмас, Хәния!

Кадерле, редакция! Олы кеше кулына каләм алып, редакциягә хат юллаган икән, димәк, аның күңелен нидер борчый. Мин дә уйланып йөрдем-йөрдем дә сезгә хат юлларга булдым. Газета укучылар да минем белән килешер, минем белән бергә сагынырлар дидем. Яраткан җырчыбызның чәчәктәй гомере өзелүен барыбыз да авыр кичердек - Хәния Фәрхинең үлеме тетрәндерде....

Кадерле, редакция! Олы кеше кулына каләм алып, редакциягә хат юллаган икән, димәк, аның күңелен нидер борчый. Мин дә уйланып йөрдем-йөрдем дә сезгә хат юлларга булдым. Газета укучылар да минем белән килешер, минем белән бергә сагынырлар дидем. Яраткан җырчыбызның чәчәктәй гомере өзелүен барыбыз да авыр кичердек - Хәния Фәрхинең үлеме тетрәндерде.

Авылны, авыл кешеләрен ярата иде. Безнең Иске Абдул авылына да бик матур концерт белән килде. Тавышы моңлы, ул гына да түгел, җыр сүзләренең мәгънәлесен, гади тамашачыларның күңелләрен тетрәндерә торганнарын сайлый иде. Күп җырлады, сәхнәдән, телевизор экраннарыннан моңлы тавышы гел яңгырап торды. Әле вафатыннан соң да җырларын яңгыраталар һәм ул китмәгәндер, исәндер сыман тоела. Күңелемдәге сагыну хисләрен шигъри юлларга салдым. Дөрес, шигырь үк тә түгелдер инде ул. Хисләремне газетада укучылар белән уртаклашасым килде.

Саубуллашырга кайткансың,
Әниең яннарына.
Бик кадерле идең бит син
Моңсөяр дусларыңа.
Соңгы кайтуың булган бит
Туган нигезгә, җаным.
Сагынырга гына калды
Онытылмаслык моңың.
Синең кебек җырлаучылар
Булыр микән соң тагын?
Сандугачларны уздырып,
Моңландың бит син, җаным.
Җырлар җырлап, моң таратып,
Дөньяларны гиздең син.
Безнең авылга да килеп,
Моң таратып киттең син.
Сагынып искә алабыз
Халык җанлы идең син.
Хәния, балам, хуш-бәхил бул,
Җәннәт булсын урының.
Халык күңелендә яшәр
Син җырлаган һәр җырың.
Асия әбиегез Хәмәтова,
Иске Абдул авылы.

Бу темага багышланган башка материалларны моннан укыгыз:

Кулыма каләм алдым
Шигырьләрендә тормыш мизгелләре
Якташыбыз Роза Биктимерова шигырьләрен моннан укый аласыз
Әйтер сүзем бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев