Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ инспекторлары – мәктәпләрдә

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр коралар. 23 гыйнварда инспекторлар Кнәз мәктәбендә беренче сыйныфлар янына бардылар. Чарада 68 бала катнашты. Аларның барысына да яктылык кайтаручы элементлар бүләк ителде. Шул ук көнне инспекторлар Яңа поселогының беренче-дүртенче сыйныф укучылары белән очраштылар. Әңгәмә...

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр коралар. 23 гыйнварда инспекторлар Кнәз мәктәбендә беренче сыйныфлар янына бардылар. Чарада 68 бала катнашты. Аларның барысына да яктылык кайтаручы элементлар бүләк ителде.

Шул ук көнне инспекторлар Яңа поселогының беренче-дүртенче сыйныф укучылары белән очраштылар. Әңгәмә залына 118 бала чакырылган иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар, соңыннан барысына да яктылык кайтаргыч смайликлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев