«Патриот» музеендагы тарихи экспонатлар белән таныштылар
Шушы көннәрдә Кнәз авылы мәктәбенең V сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Светлана Гончарова белән «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар. Укучылар канкойгыч Бөек Ватан, Чечня, Әфган сугышларыннан ук калган тарихи экспонатлар белән таныштылар. Аларның игътибарын аеруча да хәрби кораллар, безнең гаскәрләрнең хәрби карталары, якташ-геройларыбызның фотосурәтләре, аларның медаль-орденнары, хәрби киемнәре, өчпочмаклы солдат...
Шушы көннәрдә Кнәз авылы мәктәбенең V сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Светлана Гончарова белән «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар. Укучылар канкойгыч Бөек Ватан, Чечня, Әфган сугышларыннан ук калган тарихи экспонатлар белән таныштылар. Аларның игътибарын аеруча да хәрби кораллар, безнең гаскәрләрнең хәрби карталары, якташ-геройларыбызның фотосурәтләре, аларның медаль-орденнары, хәрби киемнәре, өчпочмаклы солдат хатлары җәлеп итте. Мәктәп балалары экскурсияне алып баручы Елена Пучинина сөйләгәннәрне бирелеп тыңладылар. Экскурсиядән укучылар үзләре дә, аларның укытучылары да бик канәгать калдылар. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Кнәз авыл җирлегендә урнашкан хәрби дан музее - ул җирлегебезнең горурлыгы һәм аны балаларның һәм яшьләрнең патриотик тәрбия алу үзәге дип әйтү дә дөрес булыр, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев