Кнәздә төсле кәгазьдән кызыл лаләләр ясап, аларны әфганчыларның якыннарына бүләк иттеләр
Кнәз авыл җирлегендә шулай ук Совет гаскәрләрен Әфган җирләреннән чыгару көненә багышланган патриотик акцияләр узды. «Кызыл лалә» дип исемләнгәне кысаларында хәрби хәрәкәтләрдә вафат булганнар һәйкәле янында митинг уздырылды. Чарада Кнәз авыл җирлеге халкы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәктәп укучылары, вафат булган солдатларның әти-әниләре, дуслары, сыйныфташлары катнашты. Рәхмәт сүзләре белән район ветераннар...