Ирекле көрәш буенча спортчыларыбыз сынатмады
Зәй шәһәрендә ирекле көрәш буенча, Россия спорт остасы Константин Волков истәлегенә багышланган, Бөтенроссия турниры узды. Ярышта Татарстан Республикасыннан тыш Башкортостаннан, Удмуртиядән килгән көрәшчеләр дә катнашты. Безнең команданы Круглое Поле поселогы спортчылары яклады (тренерлары Рафаэль Гыйззәтуллин). 48 килограмм авырлыкта Милана Саляхова III урын, Алишер Рахмонов белән Эмиль Гыйззәтуллин IV урын алдылар....