Бордыбаш авылында яшәүче Шакировлар хуҗалыгында матур чәчәкләр генә түгел, яшелчә солтаны – шпинат та үсә
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, районның мәдәният бүлекләре авылда яшәүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итүләре хакында үткән саннарның берсендә хәбәр иткән идек. Бу атнада комиссия авыл җирлекләренә чыгып, конкурста катнашырга теләк белдергән хуҗалыкларны карап йөри башлады. Иң беренчеләрдән булып, алар Борды җирлегендәге Борды, Бордыбаш авылларында...