13 май 2015 яңалыклары
-
“Иң матур пар” бәйгесе ахырына якынлашты
Тиздән "Якты юл" газетасы оештырган " Иң матур пар" бәйгесенең җиңүчеләре мәгүлүм булачак. Бу чарада катнашучылар өчен тавышларны иртәгә, 14 май 20. 00 гә кадәр кабул итәчәкбез. 15 май, Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугырылк көнендә исә Тукай районының ЗАГС бүлеге белән берлектә барысын да котлап, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачакбыз. Исегезгә төшерәбез,...
-
Бикләндә яшь футболчылар ярышачак
Иртәгә, 14 май көнне, Биклән авылында футбол буенча Тукай районы беренчелеге үтәчәк. Анда районның бар мәктәпләреннән 2001 нче һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар катнашуы көтелә. Ярыш иртәнге сәгать 10 да башлана.
-
Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен "кайнар линия" эшли
Бүген, 13 майда, Татарстанда 10:00-17:00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча "кайнар линия" эшли. «intertat.ru» мәгүлүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, гражданнарның сорауларына Татарстанда кеше хокукларын яклау вәкилләре һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Алар төрле сорауларга җавап биреп кенә калмый, бәхәсле хәлләрне чишәргә дә булышачак. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: -...
-
Шилнәбаш янындагы юл һәлакәтендә ике ир-атның гомере өзелде
М-7 трассасының Шилнәбаш авылыннан ерак түгел урынында 7 май көнне кич белән булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде. Шактый югары тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Калина» машинасының 28 яшьлек йөртүчесе борылышта идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. 31 яшьлек пассажир һәлакәт урынында ук җан бирә. БСМПның реанимация бүлегенә...
-
«Кама-Бекон» җәмгыяте җирләрендә чәчү тәмамлана
Районда чәчүнең икенче атнасы башланып китте. Чәчүне тәмамлаучы хуҗалыклар да бар. Язгы кыр эшләрендә беренче рәтләрдә барган «Кама-Бекон» җәмгыяте бүген чәчүне тәмамлый. - Җәмгыятьнең 8 мең гектар җире бар. Шуларның 5 меңе - чәчүлекләр. Бүгенге көндә 200 гектар люпин, 300 гектар борчак чәчелде, арпа, бодайны чәчү тәмамланып килә. Узган ел...
-
18 майдан Сарман юлы ремонтка ябыла
«Татавтодор» җәмгыяте Яр Чаллы - Сарман юлында ремонт эшләре башлану сәбәпле, 18 майдан 30 сентябрьгә кадәр хәрәкәтнең туктатылуы турында хәбәр итә. Ремонт эшләре 6,5-13 километрындагы участокта башкарылачак. Сарманга Борды аша барырга кирәк.
-
«Бердәм Россия» праймериз үткәрә башлады
Сентябрь аенда үтәчәк муниципаль сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрә. Партия эчендә алдан тавыш бирү республиканың һәр җирлегендә узачак. Май ае дәвамында Татарстанда 900дән артык шундый очрашу көтелә. Кичә, 12 майда, мондый чара безнең районда да старт алды. Праймериз Борды һәм Түбән Суыксу...