«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә тырыш яшьләр эшли
Безнең газетабыз, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре белән берлектә, авылда үз тормышларын алып баручы, җиң сызганып эшләүче яшьләр турында язуын дәвам итә. Чәршәмбе көнне «Тукай азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгына бардык. Анда эшләүче тырыш, булдыклы яшьләр белән таныштык.