Безнең газетабыз, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре белән берлектә, авылда үз тормышларын алып баручы, җиң сызганып эшләүче яшьләр турында язуын дәвам итә. Чәршәмбе көнне «Тукай азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгына бардык. Анда эшләүче тырыш, булдыклы яшьләр белән таныштык.
Безне якты йөз белән хуҗалык җитәкчесе Мөсәниф Ханов каршы алды.
- Хуҗалыгыбызда яшьләр эшли. Алай гына да түгел, җиң сызганып эшлиләр. Хуҗалыкта бөтен гаиләләре белән хезмәт куючылар да бар. Яшьләрдән башка хуҗалыкны ничек күз алдына китерәсең? - диде Мөсәниф Мөсәвирович һәм аларның үзләре белән таныштыра да башлады.
Алмаз Фатыйхов ремонт эшләре буенча инженер икән. Үзе Кувады авылы егете. Түбән Суыксу урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чаллыдагы автомеханика техникумын бетергән, технолог һөнәрен үзләштергән.
- 2007 елда читтән торып, Казан аграр университетын тәмамладым әле. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча инженер-механик дигән югары белемем бар. Инженер булып эшли башлавыма өченче ел китте инде. Аңа кадәр балачакта әлеге хуҗалыкта әти белән дә эшләп йөри идем. Авыл хуҗалыгы тармагын яхшы беләм дип әйтүем, - диде Алмаз.
Үзе бүгенге көндә тормыш иптәше һәм нәни улы белән туган авылы Кувадыда яши. «Авыл тормышын яратам мин, беркайчан да шәһәргә ашкынмадым, аның ыгы-зыгысын яратмыйм», - дип өстәде әңгәмәдәшем.
- Техниканы биш бармагыдай белә Алмаз. Эшен дә яратып башкара. Хуҗалыкта бик хөрмәт итәбез үзен. Сүз уңаеннан, Фатыйховлар күбәү эшли безнең хуҗалыкта. Аларның барысы турында да бик яхшы фикердә без. Бирелгән эшләрен вакытында җиренә җиткереп башкаралар, - дип төгәлләп куйды Мөсәниф Ханов.
Ленар Сәүбәновны эш урыныннан «йолкып» алып кына сөйләшергә туры килде. Хуҗалыкта 2003 елдан бирле тракторчы-машинист хезмәтен башкара икән.
- Мин үзем тумышым белән Суыксу авылы егете. Урта мәктәптән соң махсус техникумда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Шәһәрдә калмадым, тиз арада авылга кайтып китү юлын карадым. Авылны бик яратам мин, шәһәрдә бер кич куна алмыйм, сагындыра башлый. Авылда туып-үскәннәр генә аңлый аладыр мине, - диде миңа Ленар.
Авыл хуҗалыгы тармагын яратырга, үз эшеңә хөрмәт белән карарга Ленарны әтисе Котбел абый өйрәткән булып чыкты. Котбел абый гомере буе шушы хуҗалыкта эшләгән. Улы Ленар да аңа карап эш сөючән, тырыш, акыллы булып үскәндер. Минем белән сөйләшкәндә дә бит: «Исәбем - авылда төпләнеп калу, үземне авылдан башка күз алдына да китерә алмыйм», - диде ул.
Үзем кебек үк сөйләшергә хирыс кешеләр белән аралашырга яратам мин. Шундыйларның берсе - «Азык-төлек корпорациясе»ндә баш инженер булып эшләүче Илшат Шәрәфиев булып чыкты. Ул бик теләп миңа үз тормышы турында бәян итте.
- Суыксуда урта мәктәпне тәмамладым, армия сафларында хезмәт иттем. Аннары исә Казан дәүләт аграр университетында белем алдым. Укып бетерү белән кайда эшкә урнашырга дигән сорау тумады. Мин үземнең туган авылыма кайтып, әлеге хуҗалыкка эшкә урнаштым. Хезмәтемне гади инженер булып эшләүдән башлап җибәрдем. Яшермим, эш җиңелләрдән түгел. Без хуҗалыкта булган барлык техниканы: гади машинамы ул, олы комбайнмы, башка төр техникамы - барысын да ремонтлап торабыз. Кыш көннәрендә башыбыз техника ремонтлаудан чыкмаса, җәй көннәрендә эш бигрәк тә күп була. Урып-җыю эшләре вакытында караңгы төнгә кадәр эшлибез, - дип сөйләп китте Илшат.
- Беркайчан шәһәрдә яшәргә кызыкмадым. Тормыш иптәшем Сәйлән мине һәрбер эшемдә хуплап тора. Үзе дә авыл кызы булгангамы, беркайчан да шәһәрдә яшик әле дип әйткәне булмады. 2 яшьлек кызыбыз Зәлинә бүген Кувады авылы балалар бакчасына йөри. Бергәләшеп өй салырга уйлап торабыз, Аллаһы боерса. «2014-2017 һәм 2020 елга кадәрге чорда авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» дигән федераль программага да керергә уйлап торам.
Әлеге федераль программа белән кызыксынып район торак белән тәэмин итү программалары бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать иттем. Аның үз нечкәлекләре бар икән. Яшьләр белән очрашып сөйләшкәндә алар торак, өй белән бәйле мәсьәләләр турында еш сорыйлар. Бүгенге көндә районыбызда яшьләр өчен нинди программалар эшләп килүе, аларда катнашу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында газетабызның алдагы саннарында тәфсилләп язарга вәгъдә итәбез.
Нет комментариев