Якты юл
  • Рус Тат
  • 12 декабрь 2014 яңалыклары

    • 12 декабрь 2014 - 14:31
      Күзкәй авыл җирлегендә яшәүче Роза Гәрәй кызы Сабирова мулинә белән картиналар чигә
      Күзкәй авыл җирлегендә яшәүче Роза Гәрәй кызы Сабирова мулинә белән чиккән картиналарны карап туймаслык. Аның диварында чәчәкләр һәм табигатъ турындагы чиккән рәсемнәре сокланырлык. Ә бер картинасыннан кечкенә кыз чынлап карап тора төсле. Бәйләгән шәлләре, кофталары да бик күп.
      1511
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 14:17
      Күзкәй авыл җирлегендә яшәүче Илгизә Өлфәт кызы Нуруллинаның чәкчәкләре
      Күзкәй авыл җирлегендә яшәүче Илгизә Өлфәт кызы Нуруллина чын осталарча чәкчәк ясый. Аның чәкчәкләре белән күпме туйлар узды, хәттә чит илләргәдә күчтәнәч итеп алып китүчеләр булды. Чәкчәкне авызга кабуга эреп китә, бизәлеше дә игътибарга лаек. Роза чәчәкләре күз явын алырлык булып торалар. Илгизә апа - төрле конкурсларда катнашып Мактау кәгазьләре,...
      1462
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 08:09
      Түбән Суыксу шугалагыннан иртән дә, кич белән дә кеше өзелми
      Кыш җитү белән олысы-кечесе тимераякларда, чаңгы-чаналарда шуарга чыга. Авылда исә тимераякларда йөрү өчен махсус шугалак булдыру - үзе үк күңелле хәл. Кар төшеп көннәр бераз суытуга мәктәп ишегалларында шугалаклар, кортлар да ясала башлады. Физкультура дәресләрендә, кичке якта шугалаклар акрынлап балаларны, яшьләрне, олыларны да үзенә җыя. Чәршәмбе көнне мин үзем исә...
      809
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 07:18
      Тахографлар буенча соравың булса, кайнар линиягә шалтырат
      Юл йөрү кагыйдәләре пассажирлар йөртүче һәм йөк машиналарында тахографларның булуын мәҗбүри итеп куя. Бу приборларның төрләре, алардан файдалану, хезмәт һәм ял режимын үтәү, машина йөртүчеләрнең карталары һәм тахографларга бәйле башка сораулар булганда, район ЮХИДИ бүлеге 8-800-500-42-23 телефон номеры буенча бушлай кайнар линиягә шалтыратырга чакыра.
      483
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 07:17
      Балалар Ватан геройлары көнендә сугыш ветераны белән очрашты
      Ватан геройлары көнендә Кнәз авыл җирлегенең «Солнышко» балалар бакчасына йөрүче балалар, тәрбияче апалары Валентина Долгова, ветераннар советы рәисе Александр Волков, инвалидлар советы рәисе Николай Самойлов, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп, Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Теплов белән очраштылар, аны бәйрәм белән котладылар, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Василий...
      554
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 06:41
      Машина йөртүчеләр игътибарлы булыгыз: Чаллыда трамвайлар яңа линиядән йөри башлады
      Бүген шәһәрдә Яр Чаллы проспекты буенча салынган яңа линия буенча трамвайлар йөри башлый. Хәрәкәт хәзергә өч яңа маршрут буенча булачак. 9, 10, 11нче маршрутлар буенча трамвайлар 3-4 минут саен үтәчәк. 9нчы һәм 10нчы маршрутлар иртәнге сәгать 5тән төнге 11гә кадәр йөриячәк.
      459
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 06:10
      Сканвордлар бәйгесе җиңүчеләренә татлы бүләкләр тапшырдык
      Безнең «Якты юл» газетасы 14 ноябрьдән 28енә кадәр (3 атна) буш вакытларны файдалы үткәрү максатыннан, сканвордлар биреп барды. Бәйгебезнең кагыйдәләренә таянып, сез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, аларны чишеп, кызыл белән бирелгән хәрефләрне аерып алып, җөмлә төзеп шалтыратырга тиеш идегез. Сканвордларыбызда «Мин «Якты юл»га язылам» дигән җөмлә яшеренгән иде.
      780
      0
      0
    • 12 декабрь 2014 - 05:24
      «Һөнәр – кулдагы алтын беләзек» конкурсы дәвам итә
      Газетада бәйгене игълан иткәннән соң сездән хатлар, фотографияләр килгән саен гаҗәпләнүдән туктамыйбыз - уңган-оста бик күп икән бит районыбызда! Чөнки «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» бәйгесендә катнашучы кешеләрнең күпчелеге бу һөнәргә махсус укымаган. Ә аларның иҗади эшләре сокланып туймаслык!
      1239
      0
      0
    Реклама