Якты юл
  • Рус Тат
  • 18 июль 2014 яңалыклары

    • 18 июль 2014 - 07:30
      Матурлык ул – күңел яктысы. Авылларыбызны гөлбакчага әверелдерик
      Яшәгән авылының, йорт-җиренең матурлыгы, төзеклеге турында һәркем хыяллана. Тигез асфальт юл, өйгә кергән чиста су, җыйнак, аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән авыл - барлык җирлек җитәкчеләренең, авыл кешесенең теләге. Яшәгән тирәлегеңне матурлау, төзекләндерү ниятен тормышка ашыра башлагач, ай-һай аның җиңел түгел икәнен аңлыйсың. Шулай да, тырыша торгач, авыллар матурлана, төзекләнә бара....
      364
      0
      0
    • 18 июль 2014 - 06:23
      Райондашыбыз Бөтенроссия яшьләр форумында катнаша
      13 июльдән 10 августка кадәр Тверь өлкәсендә «Селигер - 2014» исемле Бөтенроссия яшьләр форумы үтә. Волонтер буларак әлеге чарада безнең районны Кнәз мәктәбе укучысы Ольга Ерхова тәкъдим итәчәк. Газетабызның киләсе саннарында Ольганың Бөтенроссия яшьләр форумыннан алган кичерешләре, нәрсә өйрәнеп кайтканы турында белешеп, бастырачакбыз. Безнең белән калыгыз!
      270
      0
      0
    • 18 июль 2014 - 06:21
      Яшь гаиләләр арасында иң яхшы хуҗалык билгеләнә
      Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге авылда яшәүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итте. Бүгенге көндә 21 гаилә конкурста катнашырга дәгъва кыла. Конкурсант гаиләләр күбрәк Яңа поселогы, Күзкәй, Иштирәк, Калмаш авылларында яши. Моннан тыш, районның башка авылларыннан да катнашучы гаиләләр бар дип хәбәр иттеләр район яшьләр...
      282
      0
      0
    • 18 июль 2014 - 05:23
      Коррупциягә бәйле хокук бозулар турында «Кайнар линия»гә һәм «Халык почтасы»на хәбәр итә аласыз
      Районда коррупциягә кагылышлы хокук бозу фактлары турында хәбәр итү өчен кайнар линия телефоны эшли. 8 (8552) 70-21-35 телефоны аша халыктан хәбәрләрне эш көннәрендә 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин кабул итә. Тәүлекнең калган вакытында хәбәрләр автомат режимда кабул ителә. Коррупция фактлары турында шулай...
      272
      0
      0
    • 18 июль 2014 - 05:22
      Ришвәтчелеккә каршы программага өстәмәләр кертелде
      Районның 2012-2014 елларга төзелгән коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертелде. Моңа кадәр программа сигез пункттан тора иде, хәзер аңа тугызынчы пункт та өстәлде. Ул ришвәтчелеккә каршы көрәшне тагын да көчәйтүне күздә тота. Әлеге өстәмәләр нигезендә, муниципаль хезмәткәрләргә һәм аларны алыштыручы затларга карата этик нормаларга, шул исәптән бүләкләр алуга кагылышлы чикләүләр кертелде....
      263
      0
      0
    Реклама