Яшәгән авылының, йорт-җиренең матурлыгы, төзеклеге турында һәркем хыяллана. Тигез асфальт юл, өйгә кергән чиста су, җыйнак, аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән авыл - барлык җирлек җитәкчеләренең, авыл кешесенең теләге. Яшәгән тирәлегеңне матурлау, төзекләндерү ниятен тормышка ашыра башлагач, ай-һай аның җиңел түгел икәнен аңлыйсың. Шулай да, тырыша торгач, авыллар матурлана, төзекләнә бара....
Авылларда эш бара
Нигездә авыл җирлеге башлыкларыннан оешкан комиссия иң беренче булып Кече Шилнә авыл җирлегенә юл алды.
Олы Шилнә авылы яныннан урап узучы юлга быел таш салганнар. Күпер өстеннән узучы әлеге юлга, җирлек белгече Галина Попова сүзләренчә, асфальт валчыгы да җәяргә ниятлиләр. Филатовка микрорайонында газ үткәрү эшенә тотынырга ниятләп торалар. Шулай ук Кече Шилнә авылында гыйбадәт йорты төзелеше бара, авылның үзәгендә тротуар эшләнгән.
Кече Шилнәдә шулай ук иске зиратны кыштан ук тәртипкә китереп, иске агачларны кисеп чистартканнар. Сабан туе мәйданына илтә торган юлга, елга аркылы берничә ел элек күпер, баскыч төзеп куйганнар, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр исә үз теләкләре белән, йорт яны коймаларын алыштырганнар. Җирлекнең Ильбухтино авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәлне ял паркына күчергәннәр, шунда ук балалар мәйданчыгы да эшләнгән. Биредә чисталык хөкем сөрә: үлән чабып алынган, җыештырылган. Ә менә урыны белән авылда үлән баскан җирләр дә бар. Ерак түгел урнашкан Ильбухтино кибете янында да кисеп алынган агач-чыбык өемнәре ята. Комиссия әгъзаларына бу җитешсезлекләрне тиз арада төзәтергә сүз бирделәр.
Кече Шилнә авыл җирлегеннән соң Калмия, Боерган, Күзкәй авыл җирлекләренә чират җитте. Калмиядә чүп өчен контейнерларны кире кайтарганнар, без килгәндә авыл кырындагы, мәктәп янында үсүче үләнне чабалар иде. Боерган җирлегендә исә республика программасы кысаларында 200 кешелек күпфункцияле үзәк төзелеше бара. Иганәче ярдәме белән шул ук вакытта Боерган мәктәбенең түбәсен алыштырып яталар иде. Җирлек составына керүче Таулар авылында исә бюджет акчасына клубны төзекләндергәннәр, авыл арасындагы юлны яңартырга җитешкәннәр. Күзкәйдә быел гына яңа ветеринария участогы, авыл арасында асфальт юл салынган, Яңа Байлар авылында күптән түгел генә ФАП куллануга тапшырылган иде. Анда комиссияне күңелсез күренеш каршылады - тирә ягын тездән чүп үләне баскан. Үләнне озакка сузмый чабып алырга кушылды. Калмаш авылы эчендә урам юлларындагы чокырларны ямаганнар, мәдәният йорты коймасын яңартканнар. Әҗмәкәй җирлегендәге Яңа поселогында исә бу атнада юл ремонтын башларга тиешләр. Һәрхәлдә авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов бу хакта үзе әйтте. Яңа поселогының мәдәният йорты да шактый матурланган. Биредә чәчәк түтәлләре ямь биреп утыра, ял итү өчен өр-яңа скамейкалар да урнаштырып куйганнар.
Саный китсәң, һәр авыл җирлегендә төзекләндерү буенча шактый эш эшләнгән. Бу хакта газета битләрендә алга таба тәфсилләбрәк язмый калмабыз әле.
Йорт-җирләре башкаларга үрнәк
Өй тирәсен, ишегалларын сокланырлык итеп тотучы шәхси йортлар да игътибардан читтә калмады. Түбән Суыксу авыл җирлегенең Яңа Мусабай авылында Заһид һәм Зәлия Шәймәрдановларның ишек алдына килеп кергәч тә комиссия әгъзалары «Аһ!» - итте. Алларында ачылган хозурлыкка комиссиядә булган хатын-кыз заты аеруча гаҗәпсенде, телсез калды дисәм дә ялган сүз түгел. Шулай булмыйни! Шәймәрдановлар быел җирлек эчендә үткән «Иң төзек һәм матур ихата» бәйгесенең җиңүчеләре бит! Биредә нинди матурлык, зәвык - әкият дөньясына эләктем диярсең.
Ничек кенә язсаң да сүз җитмәс сыман. Әлеге гүзәллекне үз күзең белән күрергә кирәк. Ишегалдына узу белән йорт белән капка арасында хуҗаларның уңган куллары белән баскычлап, таш белән уратып өч катлы клумба ясалган. Нинди генә хуш исле чәчәк үсми анда. Аллы-гөлле люпиннары, петуньялары бар. Койма буе да шау чәчәктә. Йорт алдында исә Зәлия ханымның тырыш куллары белән утыртылган мәһабәт гортензиялары, роза гөлләре хуш исләр таратып утыра. Зәңгәр чыршылар, искитмәле куак-чәчәкләр, агачлар күзне сөендерә. Үләне дә аларның үзгә бер: яшел келәм сыман, бер чүп үләне юк. Чәчәкләрдән кала, Шәймәрдановлар яшелчә теплицасын да тота. Ботаклары түшәмгә кадәр җиткән помидор сабакларында авыз сулары китереп зур, кып-кызыл помидорлар эленеп тора.
- Җәмәгатем Зәлия - хуҗабикә. Ул йорттагы бар эшне алып бара. Йорт эчен тәртиптә тота, менә шулай чәчәкләр үстереп, кызыклы алымнар кулланып, ихатабызны да гүзәллеккә күмә, гөл итә, - ди Заһид әфәнде.
Заһид Шәймәрданов та җәмәгатеннән калышмый. Шәхси эшмәкәр булганлыктан, күп вакыты эштә узса да, мөмкинлек чыгу белән ул җирдә кайнашырга ярата. «Ул сәгатьләр буе җирдә эшләп, агачларны карап, тәрбияләп йөри, бер дә иренми», - дип сөйли аларның якыннары. Шулайдыр шул. Тырышмыйча бу кадәр зур биләмәне һәрвакыт тәртиптә тотып та булмый. Алай гына да түгел, урта яшьтәге Заһид әфәнде белән Зәлия ханым ике кызның әти-әнисе, ике оныкның яраткан әби-бабасы да әле. Алар һәрвакыт хәрәкәттә. Хәрәкәттә - бәрәкәт диләр бит. Шуны истә тотып, безне җылы каршылап озаткач та, алар янә йорт эшләренә алындылар.
Мәләкәс авылының Полевая урамы 6 йортта яшәүче Григорий, Зөлфия Михайловларның кызыл кирпеч йортлары әллә каян күренеп тора. Ишек алдында иркен, як-якта яшел чирәм, төрле төстәге роза гөлләре чәчәк атып утыра. Шунда ук тырыш хуҗалар ял итү өчен эскәмиясен дә урнаштырып куйганнар.
- Без икебез дә эш кешесе. Буш вакыт булу белән чәчәк түтәлләрен чистартырга, тиешенчә тәрбияләп торырга тырышабыз. Ике теплицабыз бар. Анда баклажан, помидор, борыч ише яшелчәсен, менә дигән йорт кавынын үстерәбез, - ди хуҗабикә.
Моннан кала, Михайловларның ихаталарында агач-куаклар бихисап. Биредә юкә, крыжовник, пихтасына кадәр бар. Җиренә җиткереп эшләнгән табигатъ кочагында алар ясалма сулык та ясап куйганнар. Анда искитмәле матурлыктагы төнбоек чәчәге үсеп утыра, шунда ук балыклары да йөзеп йөри. Янында, куе ботакларын җәеп, тал агачы үсә.
- Без ясалмалыктан качарга, ихатабызның тере табигатъ почмагын хәтерләтүен күздә тотып эшләдек. Махсус үлән чәчеп мәшәкатьләнмәдек, - дип сөйли хуҗалар.
Аларның йортын карап йөргәндә комиссия әгъзалары чәчәк үстерү серләре, ясалма сулыкны ясау үзенчәлекләрен бәйнә-бәйнә сораштырдылар. Михайловлар исә нидер аңлатып торудан авырсынып тормады: һәр сорауга җавап биреп, төзеклек, матурлык серләрен ачты.
Халык белән тыгыз эшләргә кирәк
Комиссиянең авыллар буйлап йөрүе Круглое Поле авыл җирлегендә тәмамланды. Биредә комиссия әгъзалары район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтова, район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, агросәнәгатъ комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин белән башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләшеп, йомгак ясадылар.
- Төзекләндерү темасына кагылсак, әлеге тармакта һәр авыл җирлегенең уңай һәм тискәре ягы бар. Төрле авыл җирлекләренә чыгып, анда төзекләндерү эшләренең ничек барышы белән таныштыру, проблемаларын күрсәтүдән тыш, әлеге чара белән мин сезнең һәркайсыгызның үз урынында булуын ассызыклыйсым килде. Сезнең һәрберегез үз авыл җирлеге өчен тырышып эшли. Үзегез трактор егәрләп юл буйларын да чабасыз, чүбен дә җыясыз, тик тормыйсыз, тырышып эшлисез. Әмма халык белән тыгыз эшләү турында да онытмаска кирәк. Аларны чисталыкка, матурлыкка йөз белән борырга - әлеге юнәлештә тәрбияләү мөһим. Төзек, матур хуҗалыклар мисалында башкаларда да үз йортын, ишегалларын тәртиптә тотарга, аны бакчага әйләндерергә кызыктырырга кирәк. Кыскасы, авыллар соңгы елларда күзгә күренеп чистарды, халык үз йортын, ишегалларын тәртиптә тотуга игътибарын арттырды. Әмма эшлисе эшләр шактый әле, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев.
Нет комментариев