Корылык аркасында печәнгә иртәрәк төштеләр
Һава шартлары игенчеләрне быел да сынап карарга булды, ахрысы. Узган атнада явып алган кыска вакытлы яңгырлардан һәм беразга булса да сулыш бирүче сүлпәнрәк салкынча көннәрдән соң янә тоташ эссе көннәр башланды. Шул сәбәпле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, бар тырышлыгын, сабырлыгын, эш тәҗрибәсен бер төенгә бәйләп, быелгы уңыш өчен көрәшкә кереште.