Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Автобусларны тикшерәләр

Пассажир транспорты катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан 1 июньнән 20сенә кадәр республикада «Автобус» операциясе игълан ителде. Агымдагы елның дүрт аенда гына да автобус йөртүчеләр гаебе белән республикада 50 юл-транспорт фаҗигасе булган. Аларда 8 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елгы саннар белән чагыштырганда 167 процентка артык дигән сүз. Әлеге аварияләрдә 69...

Пассажир транспорты катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан 1 июньнән 20сенә кадәр республикада «Автобус» операциясе игълан ителде.

Агымдагы елның дүрт аенда гына да автобус йөртүчеләр гаебе белән республикада 50 юл-транспорт фаҗигасе булган. Аларда 8 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елгы саннар белән чагыштырганда 167 процентка артык дигән сүз. Әлеге аварияләрдә 69 кеше тән җәрәхәтләре алган.
«Автобус» операциясе барышында пассажир йөртүчеләрнең эшчәнлеге ЮХИДИ хезмәте тарафыннан аерым контрольдә булачак, автобусларның кузгалып китү, кайтып туктау урыннарында тикшерүләр үткәреләчәк, куллану вакыты ун елдан арткан транспорт чараларына игътибар аеруча көчле булачак. Җитешсезлекләр ачыкланганда, автобусларны файдаланудан алуга кадәр барып җитәргә мөмкин.
Шулай ук операция кысаларында мәктәп автобусларының кулланылу, саклану «ГЛОНАСС+112» системасына тоташу шартлары тикшереләчәк, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X