Һава шартлары игенчеләрне быел да сынап карарга булды, ахрысы. Узган атнада явып алган кыска вакытлы яңгырлардан һәм беразга булса да сулыш бирүче сүлпәнрәк салкынча көннәрдән соң янә тоташ эссе көннәр башланды. Шул сәбәпле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, бар тырышлыгын, сабырлыгын, эш тәҗрибәсен бер төенгә бәйләп, быелгы уңыш өчен көрәшкә кереште.
- Тотрыклы эссе һава торышы үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Аларны тамырдан тукландыруның әллә ни файдасы булмас. Шуңа күрә үсемлекләрнең потенциалын саклап калу максатыннан хуҗалыкларга чәчүлекләрне яфрактан карбамид, аммиак селитрасы белән тукландыруны, тамыр системасын үстерергә ярдәм итүче «Нагро» препаратын куллануны тәкъдим итәбез. «Коры сугару» - үсентеләрне тырмалау юлы белән җирдәге дымны саклап калу турында да онытмау мөһим. Кыскасы, бар хуҗалыкларга да булган мөмкинлекләрдән файдаланып, уңыш өчен көрәшергә кирәк, - дип чыгыш ясады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов бу дүшәмбенең аппарат утырышында.
Әлеге вакытта хуҗалыкларда чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан, авырулардан саклап калу өстендә эш алып барыла. Моннан кала, терлек азыгы әзерләү дә бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Чөнки авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп табыш алу чыганагы - терлекчелек. Шуңа күрә корылык шартларында терлек азыгын әзерләүгә аерым игътибар бирергә, азык культуралары игелгән мәйданнарда да тукландыру уздырырга, башка төр агротехник чаралар күрү мөһим.
- Сабан туена кадәр күпьеллык үләннәрне чаба башларга кирәк. Шулай эшләгәндә, җирдә дымның аз булуы сәбәпле, күпьеллык үләннәрне һәм башка азык культураларын беренче чабудан алырга планлаштырылган яшел массаны җыеп җиткерә алмаячакбыз. Июньнең беренче яртысында, үлән чәчәк атканчы, күпьеллык үләннәрне чабып бетерү үзмаксат булырга тиеш. Аннары, биопрепаратлар белән эшкәртеп кырларны икенче тапкыр чабуга әзерләргә, кыяклы культураларны тукландырырга кирәк булачак. Бүгеннән үк печән, яфраказык әзерләү, барда, орлык сыгынтысы, чөгендер түбе, патока кайтарту турында уйларга кирәк, - дип сөйләде Хәйдәр Габдулла улы.
«Гигант» хуҗалыгы әлеге мәсьәләгә җитди караган. Шул ук дүшәмбе көнендә алар җәмгысы 1 мең гектар күпьеллык үләнне чабуга керештеләр. Без килгәндә хуҗалыкның ике «Белорус» тракторы 45 гектар яшел басуда үлән чаба иде.
- Узган ел белән чагыштырганда быел үлән торышы начаррак. Аның сыйфатын саклап, яфрагын коймыйча гына җыярга тырышабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. - Корылык ният иткән яшел массаны җыярга комачаулык итте, әлбәттә. Ләкин, гомумән алганда, быел да үлән әллә ни начар дип әйтә алмыйм. Ярыйсы гына, - диде ул. Аның сүзләренә хуҗалыкның баш агрономы Рамил Сәгъдиев һәм бригадир Илдус Муллаянов та кушылалар. Күпьеллык үләннең корылык вакытында да начар булмавы - аны тукландыруда. Быел да «Гигант»та үләнне гектарына 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырганнар. Шуңа күрә дә басудагы үләннең буе урыны белән олы кеше биленә кадәр җитә.
- Көннәр бик кызу торып үләннең туклыклылык сыйфаты кимесә, яшеллекне тиз арада гына чабып алырга, җыярга туры килсә, техникабыз әзер: 3әр тырма, пресслау агрегаты, 2 «Макдон» комбайны һәм башка техника бар. Алар ярдәме белән эсседә дә без терлек азыгын җәһәт кенә җыеп бетерә алачакбыз. Бүген исә бу басуда ике трактор гына эшли, - диде Риф Хәниф улы.
Бу вакытта тракторлар безнең белән тиңләшә. Аларны иярләгән ике яшь механизатор: Рәмзил Мутавалов һәм Мансур Хәлимуллин, тракторларыннан төшеп, җитәкче белән яшел массаның ятуы, эш барышы турында да сөйләшеп алырга өлгерделәр. Риф Имамов егетләрне мактап телгә ала, хуҗалыктагы хезмәт хакы, кадрлар мәсьәләсе турында да бер-ике сүз сөйләштек:
- Яшьләребез - үзебезнең Яңа поселогында туып-үскән егетләр. Хезмәтләрен тырышып башкаралар. Чөнки хезмәт хакы бездә эшләүгә карап исәпләнә. Бик яхшы эшләгәндә 20-30 мең сум тирәсе. Эшне җиренә җиткереп үтәү өчен бу әйбәт этәргеч, миңа калса. Егетләр моны аңлый, сынатмаска тырыша. Шундый яшьләр авыл хуҗалыгына күбрәк килсен иде. Алар - безнең, тармакның киләчәге, - диде җитәкче.
Аннары Риф Хәниф улы белән янәдән үлән темасына кайтабыз. Җитәкче планнары белән уртаклашып ала. Хуҗалыктагы 1 мең гектар күпьеллык үлән чәчүлегенең 650 гектарыннан печән әзерләргә, чокырга сенаж салырга ниятлиләр. Ләкин монда иң мөһиме - үләнне туклыклылык сыйфатларын югалтмыйча җыеп алу. Көннән-көн ныграк кыздыручы кояш әлеге эшне тизрәк башкарып чыгарга ашыктыра.
Нет комментариев