Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суга рөхсәтсез тоташуны законлаштырырга бер ай вакыт бирелә

Су белән тәэмин итү челтәренә үз белдегең белән рөхсәтсез тоташу су бирүдә өстәмә көчләр таләп итә, бу су басымының кимүенә китерә. Мондый очракларны бетерү максатыннан 1 июньнән 1 июльгә кадәр «Яңа» коммуналь челтәрләре, «Татарстан» коммуналь челтәрләре» суүткәргечне тишеп законсыз тоташкан абонентларны теркәү буенча айлык игълан итә. Суны рөхсәтсез агызучыларга бу...

Су белән тәэмин итү челтәренә үз белдегең белән рөхсәтсез тоташу су бирүдә өстәмә көчләр таләп итә, бу су басымының кимүенә китерә. Мондый очракларны бетерү максатыннан 1 июньнән 1 июльгә кадәр «Яңа» коммуналь челтәрләре, «Татарстан» коммуналь челтәрләре» суүткәргечне тишеп законсыз тоташкан абонентларны теркәү буенча айлык игълан итә. Суны рөхсәтсез агызучыларга бу чорда үз хаталарын төзәтү, ягъни суга тоташуларын законлаштыру мөмкинлеге бирелә. Бу вакытта райондашлардан штраф та алынмый, исәпләү приборларына пломба салу да бушка башкарыла. Айлык тәмамланганнан соң да суга тоташуын теркәми калганнар җитди штрафларга тартылачак һәм үткән алты ай дәвамында торбадан тәүлек буена никадәр су килүенә карап эчә торган су өчен өстәмә түләү исәпләнәчәк. Бу эшләрнең барысы да районда су белән тәэмин итүне яхшырту ниятеннән башкарыла.

Суга тоташуларын законлаштырырга теләүчеләр «Яңа» коммуналь челтәрләре, «Татарстан» коммуналь челтәрләре» предприятиеләренең абонент бүлегенә килә алалар. Оешманың адресы: «Татарстан» совхозы поселогы, Попов урамы, 3нче йорт. Телефоны: 30-91-28. Шулай ук суны рөхсәтсез алучылар турындагы хәбәрләрне 30-91-28, 30-94-08 телефоннары аша җиткерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев