РФ Конституциясе көнендә җитәкчеләр халыкны кабул итте
Кичә, 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә, көндезге сәгать 12дән район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Люция Әхмәтова, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, аның урынбасарлары халыкны кабул итте. Газетаны басмага җибәргәндә, сәгать кичке 4кә, кабул итүгә ун кеше килде. Сораулар нигездә җир мәсьәләсенә кагылды, Комсомолец поселогында «вакытлы поселок»та яшәүче бер райондашыбыз...