4 апрель 2013 яңалыклары
-
4 апрель 2013 - 06:28Әниебез белән горурланабызЧәчләребезгә чал кереп, Инде үзебез дә оныкларыбыз Өчен әби-бабайлар булып Җитешсәк тә, Әнкәй канаты астында булу, аның хәер-фатыйхасын тоеп яшәү Рәхәт. Мондый бәхетне Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга бирсен икән.
-
4 апрель 2013 - 06:20Суд приставлары пенсия фондына бурычлыларны барлыйСуд приставларының район бүлеге Пенсия фондына бурычларны түләтү буенча 1 апрельдән айлык игълан итте. Әлеге хезмәт иминият кертемнәре буенча нәтиҗәләрне караганнан соң бу адымга барырга булды, дип белдерә суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге башлыгы Кадрия Абдуллина. Бурычлары күп булганнарның фоторәсемнәре баннерларда эленәчәк, дип тә өсти ул.
-
4 апрель 2013 - 06:16Гигантлылар үрнәге каралды1 апрельдә "Гигант" хуҗалыгы машина-трактор паркында техниканы язгы чәчүгә әзерлекнең торышы район хуҗалыклары баш инженерлары, дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында тикшереп кабул ителде.
-
4 апрель 2013 - 05:57Борды укучылары сыерчыкларны каршы алырга әзерБорды урта мәктәбе укучылары сыерчыкларны каршы алуга кышын ук әзерләнә башладылар. Быел да балалар яз җиткәнче үк нәни дусларына оялар ясап куйдылар. Аеруча башлангыч сыйныф укучылары сынатмады. Балалар тырышлыгы белән әзерләнгән оялар бүген күңелләрне сөендереп, булачак хуҗаларын көтеп торалар.
-
4 апрель 2013 - 05:47Игенчеләр һәм карантин хезмәте өчен язгы мәшәкатьләрРайон игенчеләре өчен иң җаваплы чорларның берсе - язгы кыр эшләре якынлаша. Әлеге агрочараны тиешле срокларда югары сыйфат белән башкаруның төп алшарты - чәчү әйләнешенә кертелгән мәйданнарга җитәрлек орлык әзерләү.
-
4 апрель 2013 - 05:38Эш урыннарын аттестацияләү мәҗбүриРФ Конституциясе һәм Хезмәт кодексы нигезендә, оешмаларда эшләүчеләр биш елга бер мәртәбә хезмәт шартлары буенча барлык эш урыннарына аттестация үткәрелеп, хезмәт куркынычсызлыгы буенча сертификат бирелергә тиеш.
-
4 апрель 2013 - 05:24Яшь инспекторлар юл хәрәкәте иминлеген саклыйБыел март аенда Россиядә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 40 ел тула. Мондый отрядлар СССР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлангычы белән барлыкка килә.