"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Чәчләребезгә чал кереп, Инде үзебез дә оныкларыбыз Өчен әби-бабайлар булып Җитешсәк тә, Әнкәй канаты астында булу, аның хәер-фатыйхасын тоеп яшәү Рәхәт. Мондый бәхетне Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга бирсен икән.
Суд приставларының район бүлеге Пенсия фондына бурычларны түләтү буенча 1 апрельдән айлык игълан итте. Әлеге хезмәт иминият кертемнәре буенча нәтиҗәләрне караганнан соң бу адымга барырга булды, дип белдерә суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлеге башлыгы Кадрия Абдуллина. Бурычлары күп булганнарның фоторәсемнәре баннерларда эленәчәк, дип тә өсти ул.
1 апрельдә "Гигант" хуҗалыгы машина-трактор паркында техниканы язгы чәчүгә әзерлекнең торышы район хуҗалыклары баш инженерлары, дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында тикшереп кабул ителде.
Борды урта мәктәбе укучылары сыерчыкларны каршы алуга кышын ук әзерләнә башладылар. Быел да балалар яз җиткәнче үк нәни дусларына оялар ясап куйдылар. Аеруча башлангыч сыйныф укучылары сынатмады. Балалар тырышлыгы белән әзерләнгән оялар бүген күңелләрне сөендереп, булачак хуҗаларын көтеп торалар.
Район игенчеләре өчен иң җаваплы чорларның берсе - язгы кыр эшләре якынлаша. Әлеге агрочараны тиешле срокларда югары сыйфат белән башкаруның төп алшарты - чәчү әйләнешенә кертелгән мәйданнарга җитәрлек орлык әзерләү.
РФ Конституциясе һәм Хезмәт кодексы нигезендә, оешмаларда эшләүчеләр биш елга бер мәртәбә хезмәт шартлары буенча барлык эш урыннарына аттестация үткәрелеп, хезмәт куркынычсызлыгы буенча сертификат бирелергә тиеш.
Быел март аенда Россиядә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 40 ел тула. Мондый отрядлар СССР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлангычы белән барлыкка килә.
0