Балалар “Балкыш”та катнашырга әзерләнә
Быел балалар арасында үткәрелә торган "Балкыш" иҗат фестивале экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланачак. Фестивальдә коллектив белән дә, 3,5-18 яшьлек аерым башкаручыларга да катнашырга була. Конкурс дүрт яшь категориясенә бүлеп үткәрелә, программа "Вокал", Хореография", "Инструменталь музыка", "Фольклор" номинацияләрен үз эченә ала. Һәр чыгыш фестивальнең төп темасын яктыртырга тиеш....