Якты юл
  • Рус Тат
  • 12 сентябрь 2012 яңалыклары

    • 12 сентябрь 2012 - 05:14
      Җинаятьләр артты
      2012 елның алты аенда районда теркәлгән җинаятьләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,7 процентка артты.
      303
      0
      0
    • 12 сентябрь 2012 - 05:10
      Депутат ярдәмчесе кабул итә
      15 сентябрьдә, шимбә көнне 10.00нан 11.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
      256
      0
      0
    • 12 сентябрь 2012 - 05:08
      Сораулар белән – ТР буенча ЮХИДИ баш дәүләт инспекторына
      12 сентябрьдә, чәршәмбе көнне, 15.00тән 17.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәренең Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бинасында Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Р. Миңнеханов халыкны шәхси сораулар буенча кабул итәчәк. Гаризаларны 37-95-01 телефоны буенча бирергә була.
      372
      0
      0
    • 12 сентябрь 2012 - 05:06
      Велосипедчы гаепле
      4 сентябрь көнне Яр Чаллы - Түбән Суыксу арасында булган юл-транспорт һәлакәтендә велосипедчының гомере өзелде. Тәүлекнең караңгы вакыты булуга да карамастан, велосипед йөртүче машина юлыннан хәрәкәт иткән, транспорты яктылыкны кире кайтаручы приборлар белән җиһазландырылмаган булган. "ВАЗ-21102" автомобиле руле артында утырган 1983 елгы ир-ат аны күреп өлгермәгән, дип хәбәр итә район...
      327
      0
      0
    • 12 сентябрь 2012 - 05:06
      Күзләрендә очкын, йөрәкләрендә ялкын
      Бу көннәрдә республика буйлап үзешчән ветеран-башкаручыларның "Балкыш" фестивале атлый. Районның өлкән яшьтәге артистлары башта фестивальнең Мусабай Завод авылы мәдәният йортында үткән сайлап алу турында катнаштылар. Аннары 19 иҗат номерының 10ысы зона этабына чыкты һәм җиңүчеләр узган атнада Яр Чаллының "Энергетик мәдәният сараенда үзләрен сынадылар. Әйтергә кирәк, үзешчән артистларыбыз бик тә...
      536
      0
      0
    • 12 сентябрь 2012 - 05:02
      Күпләп туабыз, үлем-китем дә аз түгел
      Агымдагы елның 8 ай нәтиҗәләре буенча районда 361 бала туган, шул ук вакытта 368 кеше вафат булган. 2011 ел белән чагыштырганда, 131 сабыйга күбрәк туган, бигрәк тә икенче һәм аннан соңгы балалар тууның артуы сөендерә. Кызганычка каршы, үлем күрсәткече дә югары: август аенда гына 59 кеше дөнья куйды. Узган 8...
      418
      0
      0
    • 12 сентябрь 2012 - 05:00
      Җылыту сезоны башланды
      Кичә район җылыту сезонына керде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевның 3 сентябрь, №2873 карары нигезендә, социаль-мәдәни объектларга: мәктәпләргә, мәктәпкәчә белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт, социаль яклау учреждениеләренә 11 сентябрьдән, торак фондына - 1 октябрьдән, сәнәгать һәм башка предприятиеләргә 10 октябрьдән җылылык бирелә башларга тиеш. Коммуналь...
      373
      0
      0
    • 12 сентябрь 2012 - 04:28
      Гайнавал әбигә бүләккә – өр-яңа йорт
      Узган шимбә көнне Сәет авылында республика дәрәҗәсендә үрнәк итеп куярлык, игелек-мәрхәмәт белән сугарылган искиткеч матур вакыйга булды. "Ирек" җитештерү кооперативы шушы хуҗалыкта гомере буе намус белән хезмәт куйган 83 яшьлек хезмәт ветераны Гайнавал әби Сабирҗановага шыгырдап торган сап-сары нарат бүрәнәләрдән өр-яңа йорт җиткереп бирде. Әбекәйне өй туе белән район башлыгы...
      341
      0
      0
    Реклама