8 август 2012 яңалыклары
-
8 август 2012 - 05:09“Сударушка” сынатмады27 июль көнне Түбән Новгород өлкәсенең Богородск шәһәрендә фольклор коллективлары катнашында VIII Бөтенроссия "Хрустальный ключ" дип исемләнгән фестиваль-бәйге булды.
-
8 август 2012 - 05:04Игенчеләргә концерт куйдыкУракның кайнап торган киеренке чагы. Иртә таңнан кичкә кадәр басулардан кайтып кермичә, игеннәрнең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу өчен бөтен көчен-тырышлыгын куеп эшләүче комбайнчылар, ашлык ташучы шоферлар, ындыр табагы эшчеләре, гомумән, урып-җыю комплексындагы барлык звенолар бүген чын фидакарьлек үрнәге күрсәтә.
-
8 август 2012 - 04:51Алмазлылар яфраказыкны мулдан туплады"Алмаз" хуҗалыгында яфраказыкны быел да мулдан әзерләделәр. Әлеге төр азыкның кышкылыкта яшь маллар өчен алыштыргысыз витамин икәнлеген авыл кешесенә аңлатып торуның кирәге юк. Ә инде лаеклы ялдагы ветераннарның бу эштә башлап йөрүләре күркәм традициягә әйләнеп бара.
-
8 август 2012 - 04:38Яшьләр булган җирдә өмет барАвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 августка райондагы бөртекле культураларның яртысыннан күбрәге, 55 процент мәйданда игеннәр урып-җыелды. Арыш, борчак, солы, тритикале культуралары тулысынча җыеп алынды. Хәзер көзге бодайның, арпаның соңгы гектарлары урыла. Комбайнчылар сабан бодае басуларына күчтеләр. Районда бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,5 центнер. "Гигант" хуҗалыгы беренчеләрдән булып...
-
8 август 2012 - 04:37Депутат ярдәмчесе кабул итә11 август, шимбә көнне 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Михайловна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
8 август 2012 - 04:36Ветераннар һаман сафтаРайон ветераннар җәмгыяте авыллардагы өлкәннәрне урып-җыю эшләрендә булдыра алганча ярдәм итәргә чакырды. Ветераннар андый вакытта, гомумән, битараф кала алмый. Өлкәннәрнең кайберләре кулына көрәк, себерке тотып ындыр табагында эшләсә, икенчеләре җыр-бию белән хезмәт кешесенең кәефен күтәрә. Түбән Суыксу авылы ветераннарының "Яшь йөрәкләр" ансамбле Түбән Суыксу, Куады ындыр табакларында чыгыш ясый, дип...
-
8 август 2012 - 04:34Ашлык продуктлары комбинатында тиздән яңа киптергечләр сафка керәТиздән ашлык продуктлары комбинатында ике яңа киптергеч сафка басарга тиеш. Хәзер биредә газ җиһазларын монтажлау эшләре бара. Киптергечләрнең һәрберсе бер сәгатьтә 30 тонна ашлык киптерү куәтенә ия, дип хәбәр итте комбинатның баш инженеры Р. Габдрахманов. Бүгенге көндә комбинат тирә-күрше районнардан көненә 2 мең тоннадан артык ашлык кабул итә, яңа киптергечләр...
-
8 август 2012 - 04:32Теләнче Тамакта яңа җирлек башлыгыТеләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Розалин Хәбибуллин лаеклы ялга китү сәбәпле, аның урынына депутатлар арасыннан Теләнче Тамак урта мәктәбе директоры булып эшләгән Рамил Нәҗметдинов сайлап куелды.
-
8 август 2012 - 04:30ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю барышы белән танышаБүген районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килә. Рөстәм Нургалиевич эшлекле сәфәре барышында Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында урып-җыюның барышы белән таныша. Безнең районда ул орлыкчылык заводында, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте кырларында булганнан соң, район активы белән очрашачак.