Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Игенчеләргә концерт куйдык

Уракның кайнап торган киеренке чагы. Иртә таңнан кичкә кадәр басулардан кайтып кермичә, игеннәрнең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу өчен бөтен көчен-тырышлыгын куеп эшләүче комбайнчылар, ашлык ташучы шоферлар, ындыр табагы эшчеләре, гомумән, урып-җыю комплексындагы барлык звенолар бүген чын фидакарьлек үрнәге күрсәтә.

Шушы көннәрдә Кнәз мәдәният йортының "Объектив" агитбригадасы алар өчен менә дигән концерт программасы әзерләде. Үзешчәннәр "Камская Нива" хуҗалыгы басуларында булып, игенчеләргә иң матур җырларын, шигырьләрен һәм биюләрен бүләк иттеләр. Районның иң күп ашлык суктыручы комбайнчысы Флүс Исрафиловка багышлап Разина Аитованың җырларын башкардылар. Игенчеләр баянчы Сергей Захматов, җырчылар Тамара Багаева һәм Әхәт Аитовның чыгышларын да бик җылы кабул иттеләр. "Җыр-музыка күңелне күтәрә, дәртләндерә, яңа үрләргә әйди, тагын шулай килегез," - дип рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт игенчелђр

2
X