27 июнь 2012 яңалыклары
-
27 июнь 2012 - 07:35Татар Каргалысы Сабан туе 11 меңнән артык кунак җыйдыРайоныбыз делегациясе Оренбург өлкәсендә милли бәйрәмебезне үткәреп кайтты Республикабыз районнарыннан барып, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән берлектә милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әйләнде.
-
27 июнь 2012 - 07:33Чыгарылыш кичәләре һәм имтиханнарның икенче дулкыныУзган шимбәдән район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре башланды. 326 кыз һәм егет - IX сыйныфны, 128е XI сыйныфны тәмамлый. Олы тормыш юлына аяк басучы, һөнәр сайлау кебек мөһим карар алдында торган яшьләргә һәркем җылы теләкләрен җиткерә. Чыгарылыш кичәләренең соңгысы 29 июньдә Круглое Поледа үтәчәк. Кызганычка каршы, кайберәүләрнең бәйрәмнәре бердәм дәүләт имтиханнары...
-
27 июнь 2012 - 07:30Мәктәп директорларын төзелеш эшләренә өйрәтәчәкләр24 июньдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеорежимдагы чираттагы киңәшмәне үткәрде. Сыйфатка хилафлык китергән подрядчыларны алмаштырырга, мәктәп директорларын төзелеш эшләренә өйрәтергә кирәк, диде ул мәгариф учреждениеләрендәге капиталь ремонт программасының барышы уңаеннан. Директорлар, мәктәп хуҗалары буларак, төзекләндерү эшләрендәге төп таләпләрдән хәбәрдар булырга, сыйфатка күзәтчелек итәргә тиеш. Моңа ирешү өчен, директорларны махсус укытырга...
-
27 июнь 2012 - 04:27Кем ничек эшли?Терлек азыгы әзерләп кую өчен, көннәр әйбәт тора. Әмма белгечләр фикеренчә, югары сыйфатлы бозау печәнен чабып алу вакыты узып бара.