20 ноябрь 2017 яңалыклары
-
УН ГАЛӘМӘТ БУЛМЫЙ ТОРЫП, АХЫРЗАМАН ҖИТМӘС – ЙОСЫФ ХӘЗРӘТ ДӘҮЛӘТШИН АХЫРЗАМАН ХАКЫНДА
Ахырзаман җиткәнен ничек белергә? Аның галәмәтләре нинди? Кеше тормышында нинди үзгәрешләр була? Коръәндә һәм хәдисләрдә ахырзаман турында ниләр әйтелә? Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчеләренә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сөйләде. Ахырзаманның исемнәре күп, шуларның берсе - Кыямәт көне. Коръәни Кәримдә аның 20 якын исеме искә алына....
-
Әниләргә мәдхия – барлык әниләрне Калмия балалар бакчасы нәниләре тәбрик итә
Син, әнием, безнең өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә. Иң кадерле кешебез син, Сөекле әниебез. Син булганга без бәхетле, Тыныч, рәхәт яшибез. Тукай районы, Калмия авылы "Күгәрчен" балалар бакчасы.
-
Тукай районы авылларында референдум узды дип теркәлде
Якшәмбе көнне Тукай районы авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узды. Кече Шилнә авылыннан кала, 22 авыл җирлегендә барлыгы 40 сайлау участогы эшләде. Референдумда 27647 кешенең 16219ы катнашты. Бу халыкның 58,66 проценты үз фикерен белдерде дигән сүз. Сайлау участоклары үз эшен иртәнге 7 дән башлап җибәрде. Калмия авыл җирлегенең...
-
Әниләргә мәдхия – Мусабай Заводтан Марина Хәмидуллинаны кызы Альбина котлый
Ана - бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга! Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке - ана булуда!.. дип язган бөек шагыйребез Һади Такташ. Үсә барган саен без әниләребезнең никадәр кирәклеген, алардан башка дөньяның яме булмаганлыгын күбрәк аңлый барабыз. Алар безнең җан юлдашыбыз, җил-давыллардан саклаучы калканыбыз, терәгебез. Син безнең өчен көн-төн эшлисең,...
-
Әниләргә мәдхия – Мусабай Завод авылыннан Гөлсәрия апаны балалары тәбрик итә
Таң. Тәрәзәдән беренче кояш нурлары күренеп килә. Җылы, йомшак. Өйгә тәмле бәлеш исе таралган. Мин җәннәттә бугай. Әйе, хактан да, мин өйдә. Ниһаять, озын эш атнасы узып, барыбыз да өйдә - Әни янәшәсендә җыелыштык. Бары шушы урында гына үзеңне тулысынча бәхетле итеп хис итәсең, чөнки монда иң кадерле, иң яраткан...
-
ДИЛӘ НИГЪМӘТУЛЛИНА: «БАРМАГАН ҖИР, ОЧРАШМАГАН КЕШЕ, ӨШКЕРМӘГӘН ӘБИ КАЛМАДЫ”
Моннан 3-4 ел элек җырчы Дилә Нигъмәтуллина сәхнәдә сирәк күренә башлады, хәтта Казандагы концертын күчергән иде ул. Җырчы шәхси тормышы турында беркемгә берни дә сөйләмәде. Ләкин соңыннан билгеле булганча, ул авыру әнисен караган. Кызганычка каршы, Флүрә ханымны коткара алмаганнар, яман чир аны алып киткән. Бу хәлләргә шактый вакыт узса да,...
-
Тукай районында “Толерантлык агачы“ акциясе узды
-
20 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 20 ноябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Иртәнге якта урыны белән карлы яңгыр ява, төшкә таба яңгырга күчәр, ә кичке якка инде тәмамланыр. Һава температурасы көндез +3 градус, төнлә +1 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. Иртәгә исә болытлы һава, явым-төшемсез, көндез 3 градус җылылык, дип фаразлый...