Әниләргә мәдхия – Мусабай Завод авылыннан Гөлсәрия апаны балалары тәбрик итә
Таң. Тәрәзәдән беренче кояш нурлары күренеп килә. Җылы, йомшак. Өйгә тәмле бәлеш исе таралган. Мин җәннәттә бугай. Әйе, хактан да, мин өйдә. Ниһаять, озын эш атнасы узып, барыбыз да өйдә - Әни янәшәсендә җыелыштык. Бары шушы урында гына үзеңне тулысынча бәхетле итеп хис итәсең, чөнки монда иң кадерле, иң яраткан...
Таң. Тәрәзәдән беренче кояш нурлары күренеп килә. Җылы, йомшак. Өйгә тәмле бәлеш исе таралган. Мин җәннәттә бугай. Әйе, хактан да, мин өйдә. Ниһаять, озын эш атнасы узып, барыбыз да өйдә - Әни янәшәсендә җыелыштык. Бары шушы урында гына үзеңне тулысынча бәхетле итеп хис итәсең, чөнки монда иң кадерле, иң яраткан кешебез - Әниебез. Аллаһка шөкер, өйдә Әни көтә.
Безнең Әниебез Гөлсәрия ямьле Сарман яклары кызы. Гаиләләре ишле булган - биш бала үскәннәр, шуңадыр инде Әниебез бик тырыш hәм уңган. Безне - өч баласын да эш сөючән итеп үстерергә тырышты. Безнең өчен әти дә, әни дә була белде ул. Кулга беренче чүкеч hәм кадакны тоттырып эшләргә өйрәтүче дә Әниебез булды. Ике кызыңа да югары белем бирдең, олы тормыш юлына бастырдың. Рәхмәт сиңа, Әниебез. Ике бәләкәч оныгың да сине сагынып: "Әбигә кайтам", - диләр атна азагы җиткәндә. Оныкларыңның сөенечен күр, Әни. Хәзерге көндә энебезне олы тормыш юлына әзерлисең. Уңышлар сиңа, әни. Энебез аттестат, диплом алып, яхшы эшкә урнашсын, сине, безне һәрвакыт сөендерсен.
Әнкэй, без сиңа китергңн барлык борчулар өчен, йокысыз төннәр өчен зинһар гафу ит. Тормышыңда күп авырлыклар күрдең, Әнкәй, сабыр канатларыңны сындырмадың. Без бергә булганда барсын да ерып чыгарбыз, Аллаһ насыйт итсә.
Рәхмәт сиңа барсы өчен дә. Без сине бик нык яратабыз. Һәрвакыт шундый игелекле, күркәм, назлы күңелле булып кал. Без сиңа озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, сөенечле картлык телибез. Рәхмәт, Әниебез!!!
Иң изге теләкләр белән, кызларың Айгөл һәм Айсылу, улың Айнур. Мусабай-Завод авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев