Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы авылларында референдум узды дип теркәлде

Якшәмбе көнне Тукай районы авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узды. Кече Шилнә авылыннан кала, 22 авыл җирлегендә барлыгы 40 сайлау участогы эшләде. Референдумда 27647 кешенең 16219ы катнашты. Бу халыкның 58,66 проценты үз фикерен белдерде дигән сүз. Сайлау участоклары үз эшен иртәнге 7 дән башлап җибәрде. Калмия авыл җирлегенең...

Якшәмбе көнне Тукай районы авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узды. Кече Шилнә авылыннан кала, 22 авыл җирлегендә барлыгы 40 сайлау участогы эшләде. Референдумда 27647 кешенең 16219ы катнашты. Бу халыкның 58,66 проценты үз фикерен белдерде дигән сүз.

Сайлау участоклары үз эшен иртәнге 7 дән башлап җибәрде. Калмия авыл җирлегенең 2637 нче сайлау комиссиясе сәркатибе, авыл мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова хәбәр иткәнчә, биредә барлыгы 395 сайлаучы. Беренче кеше исә участок ачылып ярты сәгать узуга килгән. Гимазетдин абый Фәрхетдинов катлаулы сугыш чоры баласы - 1943 елгы. Хезмәт тәмен тоеп үскән кеше. Гомер буе "Искра" колхозында машина йөртүче булып эшләгән. Беренче сайлаучы буларак, комиссия әгъзалары Гимазетдин абыйга бүләк тапшырган.

Боерган, Колыш, Таулар, Туера авыллары халкы Боерган авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына килеп тавыш бирде. Халык актив булды, дип хәбәр итте безгә участок сайлау комиссиясе әгъзалары. Биредә барлыгы 560 сайлаучы теркәлгән. Сәгать 12 гә шуларның 38 проценты референдумда катнашып өлгергән иде.

Түбән Суыксу авыл җирлегеннән газета хәбәрчеләре белән район гаилә хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина элемтәгә чыкты. Биредә халык 2656 номерлы участокта уз фикерен белдерде. Сәгать 9га 126 кеше сайлауда катнашкан иде, бу барлык халыкның 14 проценты дигән суз.

Референдумда катнашкан иң актив авыллар арасыннан Иске Абдул (халыкның 70,3 проценты катнашкан), Иске Дөреш (70,3), Борды (70,1), Мусабай Завод (70), Яңа Бүләк (70) һәм Күзкәйне (68) атарга була. Ә Новотроицкое, Калмаш авылларында халык сүлпәнрәк булган. Шулай да, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева хәбәр иткәнчә, референдум һәр авыл җирлегендә дә узган дип теркәлде. Ә республикада, катнашу 50 проценттан түбәнрәк булганга, 14 авыл җирлегендә референдум узмаган дип санала.

Тукай районында референдумда катнашучыларның 90,45 проценты үзара салым җыю мәсьәләсенә уңай карашын белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев