Әниләргә мәдхия – Мусабай Заводтан Марина Хәмидуллинаны кызы Альбина котлый
Ана - бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга! Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке - ана булуда!.. дип язган бөек шагыйребез Һади Такташ. Үсә барган саен без әниләребезнең никадәр кирәклеген, алардан башка дөньяның яме булмаганлыгын күбрәк аңлый барабыз. Алар безнең җан юлдашыбыз, җил-давыллардан саклаучы калканыбыз, терәгебез. Син безнең өчен көн-төн эшлисең,...
Ана - бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке - ана булуда!..
дип язган бөек шагыйребез Һади Такташ.
Үсә барган саен без әниләребезнең никадәр кирәклеген, алардан башка дөньяның яме булмаганлыгын күбрәк аңлый барабыз. Алар безнең җан юлдашыбыз, җил-давыллардан саклаучы калканыбыз, терәгебез. Син безнең өчен көн-төн эшлисең, бөтен авырлыкларны үз өстеңә аласын, безнең киләчәгебезне кайгыртасың, син - өебезнең кояшы, гаиләбезнең җаны.
Әни, әнкәем, әнием... Кадерләп, нaзлап, нинди генә яrымлы сүзләр белән сиңа мөрәҗәгать итсәм дә, күңелем дә тулган, яшәешeмнең мәгьнәсен биләгән мөкатдәс хиcләремне әйтеп бетерә алмамдыр. Син aлиhәм минем, газиз әнием! Яшәү өлгем, табыныр кыйблaм. Һәp яңа көндә хәеpле гомер, исәнлек бир газиземә, дип Аллаhы Тәгаләгә ялварам. Йөрәк төпкелемдә сиңа булган хиcләрем якты бер нур булып балкый.
Газиз әнием минем! Мин сиңа күпме борчулар китергәнмендер. Сүзеңне тыңламаган, ачуландырган вакытларым булгандыр. Кичер мине, Әнием! Һәм рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев