20 октябрь 2022 яңалыклары
-
Туризм буенча ярышлар узды
Тукай муниципаль районының Яңа поселогында мәктәптән тыш эшләр үзәге мәктәп укучылары арасында «Алтын көз-2022» спорт туризмы буенча район ярышларын оештырылды.
-
Грипп килә
Грипп эпидемиясе һәр елны Җир шарында яшәүче халыкның 15% зарарлый. Грипп белән 500 миллион кеше авырса, шуларның 2 миллионы вафат була. Бу авырудан ничек итеп сакланырга соң?
-
Табигать дәресе
Көз-экскурсияләр һәм сәяхәтләр вакыты. Иштирәк мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Туктарова Резеда Тимершаех кызы һәм Закирова Венера Хамис кызы белән урманга экскурсиягә бардылар.
-
Егетләрнең хәлен белеп кайттылар
Тукай районы админстрациясе мобилизацияләнгән якташларыбызның хәлен белешергә, аларга кирә-ярак, азык-төлек җыелмаларын тапшыру өчен Казанга барып кайттылар. Район башлыгы Фаил Камаев егетләребез белән сөйләште, күңел күтәрерлек җылы сүзләр әйтте.
-
Үлемгә китергән вакыйга
Бу юл-транспорт фаҗигасе 2022 елның 19 октябрендә Яр Чаллы-Белоус поселогы автомобиль юлының 4 нче километрында 23:30 сәгатьтә була. 1998 елда туган LADA Granta автомобилен йөртүче Яр Чаллы шәһәре ягыннан Белоус бистәсе юнәлешендә хәрәкәт итә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламамый, юл читенә килеп төшә, агачка килеп бәрелә.
-
«Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә
Агымдагы елның 9 аенда Тукай районы юлларында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 55 кеше үлгән, Бу юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарның 23,7% тәшкил итә. Җәяүлеләрне күпчелек очракта бәрдерү тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, бу киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаганлыктан килеп чыга. Җәяүлеләр кичүендә район юлларында 314 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, анда 12 кеше һәлак булган һәм 313 кеше җәрәхәтләнгән һәм һәр 4 кешенең бәрдерелгән урында урам аша чыгу, юл йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган.
-
Хезмәтләрен югары бәяләделәр
Татарстан Респбликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котларга Казанга җыйды.