Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен югары бәяләделәр

Татарстан Респбликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котларга Казанга җыйды.

Безнең районнан әлеге бәйрәм тантанасына район башлыгы Фаил Камаев  һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белән бергә төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 12 вәкил барды. 

Быел республикада бөртеклеләрдән 5 млн. тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Аның уңышы гектарыннан 36,8 центнер тәшкил итте. Шул уңайдан, республика җитәкчесе белән бөртеклеләрне иң күп суктырган районнар телгә алынды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов терлекчелек, сөтчелеккә дә тукталып, элеге тармакта хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә, ирешелгән уңышлар өчен рәхмәтләрен әйтеп, киләсе елга куелган планнарга да тукталып китте. 
– Агымдагы елда 1млн. 980 мең тонна сөт, 540 мең тонна ит җитештерелү планлаштырыла. Киләсе елда сөт буенча бурыч – 2 млн. тонна, ит буенча 550 мең тонна, – дип белдерде Рөстәм Нургали улы. 
Шулай ук үзенең чыгышында Президент республикада уңышлы эшләп килүче шәхси хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыкларын да телгә алды. Сүз уңаеннан, Татарстанда җәмгысы 470 мең шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы бар. 
– Кадерле дуслар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Барыгызга да туган җиргә мәхәббәт, зур хөрмәткә ия хезмәтегез, республиканың үсешенә үз өлешегезне керткәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы белән эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшыруга күчте. 
Республика җитәкчесе  безнең районннан «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовны, «Кама Бекон» ҖЧҖнең ясалма орлыкландыру буенча операторы Наталья Кайнованы бүләкләде. Риф Хәниф улына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен ордены», Наталья Михайловнага ««Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде. 
– Без үз эшебезне җиренә җиткереп, намуслы башкарырга өйрәнгән. Алга таба да бу юнәлештә тагын да тырышып эшләүне, яңа уңышларга ирешүне максат итеп куябыз, – дип, Риф Имамов республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. 

/фотолар ТРсы Президенты мәгълүмат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев