Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлемгә китергән вакыйга

Бу юл-транспорт фаҗигасе 2022 елның 19 октябрендә Яр Чаллы-Белоус поселогы автомобиль юлының 4 нче километрында 23:30 сәгатьтә була. 1998 елда туган LADA Granta автомобилен йөртүче Яр Чаллы шәһәре ягыннан Белоус бистәсе юнәлешендә хәрәкәт итә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламамый, юл читенә килеп төшә, агачка килеп бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә: машина йөртүче җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында үлә. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Аның 1999 елда туган пассажиры да куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Ул күп санда яралар ала,  корсак өлеше җәрәхәтләнә, умыртка сөягендә компрессион сыну барлыкка килә, уң аягының тубык сөяге сына, аны Яр Чаллы  ашыгыч ярдәм хастаханәсенә илтәләр..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев