Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә

Агымдагы елның 9 аенда Тукай районы юлларында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 55 кеше үлгән, Бу юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарның 23,7% тәшкил итә. Җәяүлеләрне күпчелек очракта бәрдерү тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, бу киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаганлыктан килеп чыга. Җәяүлеләр кичүендә район юлларында 314 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, анда 12 кеше һәлак булган һәм 313 кеше җәрәхәтләнгән һәм һәр 4 кешенең бәрдерелгән урында урам аша чыгу, юл йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган.

2022 елның 20 октябреннән 29 октябренә кадәр җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан Тукай районы территориясендә "Җәяүле"дип исемле профилактик чара үткәрелә.

27октябрь көнне “Якты юл”(Светлый путь) газетасының ВКонтакте социаль челтәрендә   җәяүлеләр катнашында аварияләрне   профилактикалау мәсьәләләре буенча Туры эфир узачак. Сорауларга Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ганиев Шамил Мирсәет улы җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев