20 май 2022 яңалыклары
-
Гомеренең иң бәхетле чоры
Бордыбаш авылында яшәүче Тәскирә Мәүләветдинова балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьли тол калып тормыш арбасын ялгыз тарткан, өч баласын тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган баһадир ханым. Гомеренең яшьлек чоры, көчле вакытлары, олыгаю еллары эш, тормыш мәшәкатьләре белән узган. Бүгенгесе – бәхетле.
-
Илләр тыныч булсын
9 май бәйрәме – илебездәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр җирдә Сугыш ветераннарын зурлап, парадлар уздырыла. Һәйкәлләргә, мәңгелек ут янына салынган чәчәкләр – яу кырында ятып калганнарны искә алу, аларның батырлыгы алдында баш ию билгесе.
-
Кечкенә шахматчылар
Шушы көннәрдә районда мәктәпкәчә балалар арасында «Кечкенә шахматист» дип исемләнгән турнир узды, дип хәбәр итәләр районның мәгариф идарәсеннән.
-
Уяу булырга кирәк – африка чумасы
Май ае башында Самара өлкәсендә дуңгызларның африка чумасы белән авыру очраклары теркәлде. Аучылык хуҗалыкларында үлгән кабан дуңгызларыннан алынган анализларда африка чумасын китереп чыгаручы генетик материал ачыкланган. ТРсы буенча Россельхознадзор Иадарәсе янә бер кисәтә: дуңгыз тотучы шәхси хуҗалыклар, КФХ, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре малның африка чумасы белән авыруына бәйле шикләре туган очракта, бу хакта шунда ук район ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә тиеш. Авыру һәм шик тудырган малны башкаларыннан аерып алып тотарга кирәк. Шул ук вакытта барлык төр хайваннарны сугымга җибәрүне (кошны да) туктатып торырга, аларның итен, тиресен, мамыгын, каурыйларын сатудан тыелырга кирәк.